Рәфидә Галимҗанова автор яңалыклары
-
«Күңел могҗизага ышана» Резидә Шәрәфиева истәлегенә
Июль аенда татар дөньясы Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән хушлашты. “Без һәркөнне могҗиза көттек. Менә таң атар да, Резидәбез сәламәтләнеп аякка басар да, күңел түрендә йөрткән планнарын тормышка ашыра башлар дип көттек”, – дип сагынып сөйли дуслары аның хакында. Без дә Резидә апаны “Сәхнә” журналының төрле саннарында басылган әңгәмәләре аша искә алабыз... Урыныгыз җәннәттә булсын! -
«Эшләп яшәү – иң зур бәхет» Резедә Төхфәтуллина
«Кеше күңеле үзе бер дөнья: яши-яши, үткәне белән киләчәге бәйләнә дә – бүгенгесендә хафаланып яши башлый». Безнең әңгәмә әнә шундый фикер белән тәмамланды. Быел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче гаҗәеп шәхес – Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина турында булыр сүзем. Без аның белән сәхнәгә тартылган тынгысыз күңел, көчле холыклы рольләр һәм тормыш фәлсәфәсе турында сөйләштек. -
Үзебезнең Сәид!
Без аны барыбыз да якын итеп “Үзебезнең Сәид!” дип йөртәбез. Чыннан да, казанышлары, тырышлыгы һәм тыйнаклыгы белән горурланырлык бит! Сүзем быелгы “Голос. Дети” проекты финалисты, бик талантлы Сәид Галиуллин турында икәнен аңлагансыздыр инде. Мондый зур җиңүләргә ирешүе, көчле рух һәм татар теленә мәхәббәт турында Сәиднең әнисе – Эльвира ханым белән сөйләштек. -
Лилиана Ирназарова: “Мине әле дә хәтерлиләр дип ышанам”
Ул үзенең зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландыра. Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова турында сүзем. Хәзерге көндә ул – дүрт бала әнисе. Аның белән иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек. -
Ләйсән Мәхмүтова: «Күңелем могҗиза көтә»
Ул шундый киңкырлы шәхес. Иҗатының кайсы юнәлеше турында сорасаң да, сәгатьләр буе ялкынланып сөйләргә мөмкин. Сүзем – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова турында. Быел ул үзенең илле яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзе әйтмәгән булса, яшен дә белми кала идем. Ләйсән ханым белән әңгәмәне ерак балачактан башладык. -
Хаталарны кабатламаска иде...
Аның исемен ишетүгә, сәхнәдәге һәм кинодагы образлары килә дә баса! Бик күпләребезгә таныш яраткан Нәфисә Хәйруллина ул! Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллина кызының бүгенге иҗатын, тормышын күрсә бик сөенер иде мәрхүмкәй. Үз теләгеннән, талантыннан тайпылмыйча, театр һәм кино сәнгате күгендә балкыган йолдызын күрү аңа зур горурлык булыр иде кебек. Нәфисә Хәйруллина белән әңгәмәбездә бу темага аерым тукталдык… -
Мәхәббәткә киртәләр юк!
Гомер дигәннәрең кызык инде: яшисең-яшисең дә, көннәрдән бер көнне үлеп гашыйк буласың. Тормышың тагын да ямьләнеп, матурланып киткәндәй тоела. Юк, тоелмый, ул чыннан да күркәмләнә. Нәкъ менә аларның тормышы кебек. Алар дигәнем – Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов һәм аның хәләле Ләйсән ханым. Үзләре белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды бит әле... -
Театрга хыянәт итмәдем!
Ул үзенең тормышын театрдан башка күзалдына китерә алмый. Югыйсә, бөтен гомерен иҗатка багышламас иде. Өстәвенә ул шәкертләргә белем бирә, дәвамчылар үстерә. Быел инде илленче көзен каршылый ул. Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева турында. Әйдәгез, бүген үзе турында үзе сөйләсен әле! -
ТЕАТР – БАЛАЛАРГА МӘХӘББӘТ
Ул шундый ачык күңелле, сөйләшергә рәхәт кеше. Сүзем Казан дәүләт «Әкият» курчак театры артисты Илсур Минкеев турында. Ул театрда ун елдан артык хезмәт куя, шул еллар эчендә нәни тамашачыларга әкиятләр уйнап, үзе дә балаларны ныграк яратырга өйрәнгән. Хәзер, курчак театрында шундый бала җанлы кешеләр генә эшли аладыр ул… -
«Мине хәтерлиләр дип ышанам...»
Ул үзенең зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландыра. Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова турында сүзем. Хәзерге көндә ул – дүрт бала әнисе. Аның белән иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек. -
Үз юлыңнан туры бар!
Була шундый кешеләр – алар сине үзләренең елмаюлы ачык карашы белән җәлеп итә! «Бу кешенең елмаймаган чагы бармы икән?» – дип уйлыйсың. Танылган алып баручы, музыка уен кораллары остасы Ильмир Җамаловның да моңаеп йөргән чагын күрмәссең! Аның балачак-үсмер еллары ничек узган? Музыка дөньясына ничек килеп кергән һәм бүгенге көндә ниләр белән мәшгуль? Әйдә, барысы хакында да үзе сөйләсен! -
“Концертың килеп чыкмаячак”, - диделәр...
Узган ел “MINGAZOV төркеме таркала”, - дигән хәбәр интернетта таралу белән күңелгә шом кергән иде. Бердәнбер татар кавер-төркеменең ябыласына ышанып булмады. Озак та үтмәде, февраль аенда әлеге төркем имеш-мимешкә нокта куеп, барлык тамашачысын беренче сольный концертына җыйды. Гади генә концерт түгел, ә заманча диско-концерт булды бу… -
Җырлаудан туктаганым юк!
Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» китабында мондый юллар хәтердә калган: «Сәнгатьтә ике әйбер ошамый: беренчесе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп халтура белән шөгыльләнүе». Өлге итеп куярлык сүзләр! -
«Без һәрвакыт эзләнүдә!»
Минемчә, мине әлеге театрга язмыш баш режиссёр итеп китергән икән, бу юкка түгел һәм мин яңалык та кертергә тиеш. Бу мөмкинлекне мин генә түгел, театр үзе куллана, димәк. Һәм без шуңа күрә эзләнүдә. Билгеле, яңалык кертү үткәннәрне кисеп ташлау дигәнне аңлатмый, моңа кадәр булган тамашачыны саклап калу да – безнең бурычыбыз. -
Ялкын җитми!
Элек бит Казанда махсус гармун фабрикасы бар иде. Тик шул ук вакытта үзешчән осталар сыйфатлырак эшләгән.
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор.
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!