Рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе ачылды
"Хәзинә" милли галерея дә "Гарәби матур язу сәнгате"дигән калиграфия остасы, рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе ачылды
Казанның "Хәзинә" милли галерея дә "Гарәби матур язу сәнгате"дигән калиграфия остасы, рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе ачылды. Нәҗип әфәнде татар дөньясының абруйлы шәхесе, дөнья мәйданнарында татар халкын югары сәнгатьле, гыйлемле икәнлеген мәңгеләштерүче галим. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге диварларын Нәҗип Исмәгыйлевның картиналары бизи. Ел саен республика күләмендә уздырыла торган "Шәҗәрәм" конкурсының жюри рәисе дә. Без татар зыялысы белән аралаша алуыбызга горурланабыз. Хезмәтләре өчен аңа рәхмәтлебез! Күргәзмә ачылу тантанасында Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперациясе университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Чарада теләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.Татар моңнары яңгырады.Төрле буын вәкилләре Нәҗип Нәккаш белән фотога төшергә ашыкты.
Фото: Нәҗип Нәккашның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк