Рөстәм Нәбиевны баласының авыруында гәеплиләр
Узган көнне Рөстәм Нәбиев инстаграм аша күңелсез хәбәрен җиткерде. Әле генә туган балалары авырып киткән.
Узган көнне Рөстәм Нәбиев инстаграм аша күңелсез хәбәрен җиткерде. Әле генә туган балалары авырып киткән.
Әминәнең тууына нибары 26 көн генә узган. Әмма шулай да аңа авырлыклар белән очрашырга туры килә – кызчык авырып китә. «Әлбәттә, әти-әни буларак, безгә җиңел түгел. Авырган балаларны күрү җиңел түгел, ә синең балаларың авыртса, тагын да авыррак», – ди Рөстәм.
Моннан тыш, спортсмен укучыларына рәхмәтен белдерә: «җылы теләкләр белән меңләгән хатлар алам. Мин моны тоям. Мин моны күрәм. Рәхмәт Сезгә, гаиләм!».
Кайбер укучылары Рөстәмне сабыйның авыруында гаеплиләр. Имеш, баланы 40 көн тулганнан соң гына кешеләргә күрсәтергә ярый. Рөстәм аптырап тормады, җавабын сорау белән кайтарды: «Сезнең уйлавынча, минем кызым шушы сәбәп буенча гына пневмония белән чирләдеме?».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк