Рөстәм Нәбиевның хатыныннан үч алалар...
Рөстәм Нәбиев өйдә югында хатыны Индираның өр-яңа машинасына һөҗүм иткәннәр. Бу аларның фатирыннан “өстә” яшәүче күрше икән. Индира социаль челтәрдәге сторисларында сөйләп үткәнчә, бу күрше инде 3 ел дәвамында Нәбиевларның тынычлыгын боза. Я балалары шаулый дип, полиция чакырта, ә менә бүген исә машинага йомырка бәреп киткән. “Ирем өйдә юклыктан файдалана”, – ди Индира. Белгәнегезчә, казарма ишелү вакытында җимерекләр астында калып, ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев хәзерге вакытта чираттагы хыялын тормышка ашыра: ул Аконкагуа тавының иң югары ноктасын яуларга китте.Тауга күтәрелү 10-12 көн вакытны ала икән. Индирага Рөстәмнең хәлләрен сорап бик күп сораулар килә. “Аның хәлен беркем белми, әле элемтәгә чыкмады, әле алар бишенче көн генә юлда. Шуңа күрә, борчылырга иртә”, – ди Индира. Ә күршесенең бу хикмәтләре тагын кабатланса, “мин сине бөтен Россиягә фаш итәм”, – ди ике баласы белән өйдә утыручы Индира.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте