Рус телле балаларга татар телен өйрәтүче яңа дәреслекләр комик персонажлар белән бизәлгән

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән “Сәлам” уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш", - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә дәреслекләрне бизәгән “Теория” дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

"Дәреслекләрне чит ил китапларына, инглиз дәреслекләренә карап эшләдек. 1 сыйныфлар өчен дәреслек гел рәсемнәрдән генә тора. Бу уен формасы. Ул балаларда телгә мәхәббәт уята. 2 сыйныфлар дәреслегендә текстлар булса да, алар иллюстрацияләр белән бизәлгән. 3, 4 сыйныфта аңлауны камилләштерү өчен текстлар фото-видео материаллар белән бирелә", - дип сөйләде Әюпов.

“Дәреслекләрне бизәгәндә конкрет төсләргә тукталдык. Сары икән - сары, яшел икән - яшел, аларның ниндидер төсмерләре кулланылмады. Кеше рәсемнәрен ясаганда, балаларга мультфильмнар аша таныш комик геройларны алдык”, - диде дизайн студиясе җитәкчесе.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә 30 кешедән торган коллектив эшләгән. "Бер китап тышлыгын ясау өчен бер көн вакыт китә. Ә бер китапны бизәү өчен бер ел кирәк булды. Китап тышлыгына китап эчтәлегенә кертелгән персонажларны чыгардык. Ул балаларны тиз җәлеп итә”, - диде Илдар Әюпов.

"Сәлам" дәреслеген бизәү - студиянең дәреслек ясауда беренче генә тәҗрибәсе түгел. “Инглиз укучылары өчен татар теле эшләгән идек. Кызганычка, ул басылып чыкмады”, - диде Әюпов.

“Сәлам” - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куйган проект, яңа буын дәреслек комплекты. Аның үзенчәлеге - коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. "Сәлам" методикасы төп игътибарны уенга юнәлтә. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
896
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
185
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
578
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
598
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
571
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1067
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы