Руслан Хәсәнов реанимациядә авыр хәлдә ята
Алия Исрафилова күңелсез хәбәр җиткерде.
Алия Исрафилова күңелсез хәбәр җиткерде. Аның сүзләре буенча җырчы Руслан Хәсәнов реанимациядә авыр хәлдә ята.
«Нинди куркыныч заманда яшибез без... Күзне ачу белән hәр көн диярлек шомлы хәбәргә юлыгабыз... Кызганыч, бу юлы авыр хәбәр безне дә читләтеп үтәсе итмәде... Халыкара «Татар моны» фестивале, «Болгар» Милли музыка премиясе лауреаты, искиткеч моңлы тавыш иясе Руслан Хәсәнов 20 октябрь көнне биеклектән егылып төшкән. Башына бик зур зыян килә. Катлаулы ике операция кичерә. Бүгенге көндә РКБда реанимациядә. Табиблар хәле тотрыклы, әмма авыр дип бәяли. Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, һәрдаим хәйрия концертлары оештырып катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Алда бик зур һәм авыр тернәкләнү чоры көтә аны. Русланның якыннарына күркәм сабырлыклар», – дип язган җырчы инстаграм сәхифәсендә.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Хасанова Лилия Азатовна
2200 5301 8329 2085 Ак барс
4279 6200 3643 1873 Сбербанк
Багавиева Чулпан Рамилевна (Русланның апасы)
63900262 9013776405 Сбербанк
Фото: @auliyamin
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк