Логотип
Хәбәрләр

Сайлауга йөрмәгән кеше хакимияткә дәгъва белдерә алмый – Иҗтимагый күзәтүче

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Әгәр кеше сайлауларга йөрми икән, аның хакимияткә ниндидер дәгъва белдерергә хакы юк. Бүген Н.Миклухо-Маклай исемендәге Россия Фәннәр академиясенең...

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Әгәр кеше сайлауларга йөрми икән, аның хакимияткә ниндидер дәгъва белдерергә хакы юк. Бүген Н.Миклухо-Маклай исемендәге Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин ТР Иҗтимагый палатасындагы мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде.

«Әгәр кеше сайлауларга йөрми икән, аның хакимияткә дәгъва белдерергә нинди хакы бар? Бу җәһәттән безнең мәдәни-этник берләшмәләр актив позиция били. Татарстанда милли-иҗтимагый берләшмә һәм хәрәкәтләрнең барлык абруйлы әгъзалары диярлек сайлауларда катнашучыларга күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән чыкты», – диде эксперт.

Владимир Зорин Татарстан территориясендә РФ Президентын сайлауда иҗтимагый күзәтүче вазифасын башкара. Аның фикеренчә, Татарстанның милли-мәдәни, иҗтимагый һәм дини оешмалары гражданнарда, аеруча яшьләрдә сайлауларда кабул ителә торган карарлар өчен җаваплылык хисе тәрбияләүдә актив позиция били.

«Мин бүген дүрт сайлау участогында булдым. Аларның барысында да күзәтүчеләр эшли. Мин дә быел алар арасында булуым белән горурланам», – дип искәртте Владимир Зорин. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк