Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин

(Казан, 18 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез, нәтиҗә ясау әле алда. Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве, актив булуы куандырды. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгы күзәтелде. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте", - дип сөйләде Анатолий Фомин.

Анатолий Фомин сайлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Чит илдән килгән дистәдән артык күзәтүче тикшереп торган.

Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе, актив эшләгәннәре өчен журналистларга да рәхмәт cүзләрен җиткерде. "Бик зур эш башкарасыз. Халыкны актив рәвештә мәгълүмәт белән таныштырып торганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм", - диде ул. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
586
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
282
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
550
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
950
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
932
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
917
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы