Салават Фәтхетдинов, гастрольдә йөргәндә, Себердә тавыш биргән вакыты турында сөйләде
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сайлауларда катнашмый калган вакытын хәтерләми. Гастрольдә булганда, аңа хәтта чит шәһәрләрдә дә тавыш...
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сайлауларда катнашмый калган вакытын хәтерләми. Гастрольдә булганда, аңа хәтта чит шәһәрләрдә дә тавыш бирергә туры килгән.
“Без гел гастрольдә, гел юлда бит. Яшьрәк вакытта, бәлки, сайлауларда катнашмый калган вакыт та булгандыр”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесе соравына, үзе тавыш биргән 389 сайлау участогында. - Бер елны гастрольдә калып, бөтен театр белән Әлмәт шәһәрендә туктап, шунда тавыш биргән идек. Бервакыт моннан “подкрепление” алып китеп, Себердә тавыш биргән вакытны да хәтерлим
Салават Фәтхетдинов соңгы елларда фәкать Казанда тавыш бирә. “Соңгы 10-15 елда сайлауга кайтмыйча калганым юк. Мин аны алдан планлаштырам. Чөнки, алдан әйткәнемчә, сайлауга кайту - минем гаиләм өчен дә, балаларым, оныкларым өчен дә бәйрәм. Мин гастрольдән бер атна алдан кайтам. Бу - атна-ун көн гаиләмдә булырга мөмкинчелек бар дигән сүз. Шуның өчен сайлау - безнең гаилә өчен бәйрәм”, - диде Татарстанның халык артисты.
Исегезгә төшерик, җырчы Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән ханым белән Казанның Альберт Камалиев урамында урнашкан 121 лицейда, 389 сайлау участогында тавыш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк