Салават Фәтхетдинов шатлыгы белән уртаклаша
Үзизоляция вакытында кем нәрсә белән шөгыльләнә? ТР һәм БРның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бөтен вакытын хуҗалыкка багышлый.
Үзизоляция вакытында кем нәрсә белән шөгыльләнә? ТР һәм БРның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бөтен вакытын хуҗалыкка багышлый.
Көн дәверендә нәрсә белән шөгыльләнгәнен җырчыбыз инстаграм сәхифәсе аша җиткерә. Күптән түгел ул малларын һәм кош-кортларын видеога төшереп урнаштырган.
«Маллар, кошлар белән исәнләшеп чыктым», – дип яза Салават. Моннан тыш, ул шатлыгы белән уртаклаша: баксаң, җырчының сарыгы бәтиләгән икән. «Җәмәгать, без бүген арттык, Аллага шөкер!» – ди ул.
Укучылары артистны котладылар: «сезнең видеоларны күрәсе килеп беткән иде инде, чын күңелемнән рәхмәт сезгә», «эх, сагындыра авыл! Афәрин, Салават!», «карантин чагында антидепрессант бу, рәхмәт, тагын көтеп калабыз. Эх,авылда чират белән көтү көткән чаклар искә төшә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк