Салават Фәтхетдиновның гаиләсе ишәйгән
Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка тәвә, ягъни страус, кошы чебешләре бүләк иткән. «Гаиләң ишәюе белән, Салават Зәкиевич», – дип яза Радик инстаграмында.
Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка тәвә, ягъни страус, кошы чебешләре бүләк иткән. «Гаиләң ишәюе белән, Салават Зәкиевич», – дип яза Радик инстаграмында.
Җырчы 5 тәвәне һәм тәвәнең йомыркасын тартмаларга салып, машинасында Салават Фәтхетдиновның өенә китереп биргән. «Якынча ярты ел элек мин Африка страусларын алып килергә вәгъдә иткән идем. Бүген, ниһаять, алып килдым. Аларның нинди булачакларын тизрәк күрәсе килә. Алар 2,8 метрга кадәр җитәргә мөмкин», – ди Элвин Грей.
Салават Зәкиевич тәвәләрне ошаткан:
– Үз гомеремдә мондый зур йомырка тотып караганым юк иде, – дип шатлыгы белән уртаклаша ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк