Салават Минниханов Гүзәлем өчен кайгыра
Көз үзе белән яңгырлар гына түгел, салкын җилләр дә, төрле авырулар да алып килә. Узган ялларда Салават тамашачыларын куркытып алды. Ул үз инстаграмында Гүзәлем авырганы хакында сөйләде. Тиздән Сала...
Көз үзе белән яңгырлар гына түгел, салкын җилләр дә, төрле авырулар да алып килә. Узган ялларда Салават тамашачыларын куркытып алды. Ул үз инстаграмында Гүзәлем авырганы хакында сөйләде.
Тиздән Салават видеоны алып ата: дин ягыннан бу видеоны урнаштыру дөрес булмаган, ахрысы. Аның урынына башка видео яздыра. Биредә җырчы Гүзәлемгә ашыгыч ярдәм чакыртканы һәм аның хәл-әхвәле яхшырганы хакында сөйли. Кечкенә кызлары Мәдинә видеода шыгыр-шыгыр килгәне ишетелә.
Икенче көнне аның инстаграмында яңа видео барлыкка килә. Ул янә хатының хәле хакында сөйли. Җырчы сүзе буенча, Гүзәлем инфекция белән чирләп ала. «Көне кояшлы булса да, җиле салкын. Киенеп йөрегез!», – дип тамашачыларын кисәтә ул.
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @salavat_minnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк