Шамил Шәрифуллин истәлегенә камера концерты
Композитор турында истәлекләр белән аның кызы Гүзәл Әбелханова уртаклашачак.
Бүген Казанның Татар китабы йортында композитор, Тукай бүләге иясе Шамил Шәрифуллин истәлегенә камера концерты үтәчәк.
Мәшһүр композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллинның истәлегенә багышлап, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры камера концерты оештыра.
Концерт Шамил Шәрифуллин әсәрләренең язмаларын тыңлау белән башланачак. Үзенчәлекле композитор турында истәлекләр белән аның кызы Гүзәл Әбелханова уртаклашачак. Шулай ук концертта Ш. Шәрифуллинның шәкерте, композитор Илһам Байтирәкнең әсәрләре һәм Милли музыка оркестры җитәкчесе, яшь композитор Айдар Ниязовның композицияләре яңгыраячак.
Мәдәният министрлыгы тг-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк