Шүркә гимназиядә очрашуда
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 16 нче татар гимназиясендә күңелле очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават Күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләр...
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 16 нче татар гимназиясендә күңелле очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават Күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләре турында үз чыгышларында сөйләп үттеләр. Бу гимназиядәге балалар журналны яратып укыйлар икән. Әлеге очрашудан соң, кызыксыну йөзеннән журналыбызга язылырга сүз бирделәр. Кунакка килгән Шүркә балалар белән күңел ачты, уйнады, фотоларга төште. Шпагатка да утырып күрсәтте. Очрашу ахырында һәрбер балага «Салават Күпере» журналы бүләк ителде.
Фото: Гөлназ Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Ялкын җитми!
-
Казанский Кремль запускает цикл тематических экскурсий
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Комментарий юк