Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты
Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова 21 нче октябрь көнне кияүгә чыкты. Аның...
Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова 21 нче октябрь көнне кияүгә чыкты. Аның, тормыш иптәше Ришат белән никахы кичә, «Ярдәм» мәчетендә укылды, дип хәбәр итте үзенең Фейсбук битендә мәчет имамы Илдар Баязитов. Аларны котларга шәһәр мэры Илсур Метшин килде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Лилия белән Ришатны чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле тормыш телибез!
Яши башлыйм сары көзләрдә
(Лилия Сәләхетдинова)
Көзләрдә мин янә яши башлыйм,
Яңа сулыш алып үпкәмә.
Яфракларның: төсе, очулары
Канат куя көчсез иңемә.
Көз ул, минем өчен, гел дә яңа,
Кабатланмый төсләре һич тә.
Шыпырт яуган яңгыры да аның,
Күңелләргә нидер иңдерә.
Илхам да бит көзен ешрак килә,
Туа кебек сөю йөрәктә.
Өндә булган, якын иткән, кеше
Рөхсәт алмый керә төшләргә.
Көздә туа: җылы, моңлы җырлар,
Көй дә үзе килә күңелгә.
Ел да килгән көзге айларымны
Тасвирладым бүген мин сезгә.
Күзәтегез көзне, онытмагыз,
Табигать бит үзе көч бирә.
Мин көзләрдә яши генә башлыйм,
Көз ул дару арган күңелгә.
Автор: Олеся Дмитриева
Фото: Инстаграм tatar.superstar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк