“Шаян-ТВ” татар балалар телеканалы 1 февральдән эшли башлаячак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Шаян-ТВ” балалар телеканалы февраль аеннан эшли башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директо...
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Шаян-ТВ” балалар телеканалы февраль аеннан эшли башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов һәм хәбәр итте.
“Без сынау режимында каналны февральдән эшләтеп җибәрәбез. Баштагы чорда яртышар сәгатьләп. Тапшырулар “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналлары сеткасында булачак”, - диде ул.
Телеканалның баш редакторы – Балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә “Шаян ТВ”ның 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге татар телле балалар өчен күздә тотылуын әйтте. Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, бу атнада җомга көнне телеканалның нинди булачагы хакында матбугат очрашуында тулырак белеп булачак. Чара М.Горький урамы, 15 нче йортта уздырыла. Телеканалның студиясе дә шунда урнашачак.
“Тапшырулар “ТНВ-Татарстан”да 15.00 дә, “ТНВ-Планета”да 15.15 тә булачак. Президентыбыз хәер-фатихасын бирде: алга таба бу канал 24 сәгать дәвамында татар телендә генә булачак. Президент ничек әйтсә, шулай - 1 февральдән эшли башлаячакбыз. Татар телендә мультфильмнар, тапшырулар, балалар тормышын яктыртучы кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк. Проблема юк, кадрларыбыз күп, татар телендә сөйләшә торган сәләтле балалар, яшүсмерләр, яшьләр җитәрлек, теләүчеләр күп”, - дип белдерде Рамилә Сәхабетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк