Хәбәрләр
Шәһәр транспортында мәхшәр. Кайнар линия эшли...
500ләп кешене төшереп калдырырга мәҗбүр булдылар...
Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-код алу мәсьәләсе буенча кайнар линия эшли башлады. Консультацияне ведомствоның Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге базасында ачтылар. Шалтыратулар +7(919) 693-05-43 телефоны буенча кабул ителә.
Бүген иртән пассажирларның җәнҗал куптаруы аркасында, шәһәрдә берничә автобус һәм трамвай туктап калды. Моннан тыш, QR-кодлар булмау сәбәпле, 500ләп кешене төшереп калдырырга мәҗбүр булдылар.
Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдән Татарстан территориясендә эшли торган барлык җәмәгать транспортында QR-код системасы кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк