«Сиңа ул орденнар кирәкме, Рәүф? Миңа – юк...»
Театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игъламов үз бабасы - Мәхмүт Игъламовның сугышта кичергәннәре турында искә ала
Мәхмүт Камал улы 1908 елда Татарстан Республикасының хәзерге Спас районында урнашкан Урта Йорткүл авылында ялчы гаиләсендә туа. Кече яшьтән ул байларга ялланып эшли. 1921 елда әтиләре ачлыктан вафат булгач, олы абыйсы белән алар үлем түшәгендә яткан әниләре һәм тагын бер кече энеләре яткан арбаны тартып, йорттан йортка соранып йөреп, ул якларда икмәк бар дип уйлап, Әстерхан тарафына юлга чыгалар. Ләкин Казан трактына чыгып, авыру-хәлсез килеш ТАССР башкаласына барып җитәләр. Исән калалар. Барысы да. Гаиләдә бары тик аның аркасында дип әйтә торган булганнар. Бераз аякка баскач, рабфак, аннан Казан коммуналь төзелеш инженерлар институты, соңыннан дәүләтнең иң күренекле уку йортларының берсендә – Ленинград гражданнар төзелеше инженерлар институтында белем алу, Казанда беренче мөстәкыйль проектлар тапшырылу. Ә аннан сугыш башлана... Бүген инде беркем дә бу сорауга җавап бирә алмас – нигә дип хәрби хезмәттән тулысынча азат ителгән кеше (сугыш башлангач та, күп кенә Мәскәү заводларын эвакуацияләп Казанга күчерәләр, аларны урнаштыру, специалистлар өчен йортлар төзелү кирәк булганда, архитекторларга чыннан да кытлык булган, алтын белән бер бәяләнгәннәр) шулкадәр фронтка ашкынган. Яшь ярымлык кызы булган һәм менә-менә тагын бер баласы, ягъни минем әти, туарга торган гаиләсен калдырып сугыш кырына нигә шулкадәр ашкынган? Бәлки ирләре бер-бер артлы фронтта вафат булган яки хәбәрсез югалган хатын-кыз коллегалары алдында оят булгандыр? Ә бәлки аңа гыйлем биргән һәм, хәзергечә әйткәндәй, социаль лифт белән тәэмин иткән совет хакимияте каршында үзен җаваплы һәм тиеш санагандыр? Әллә ул Хемингуэй синдромы булганмы – ягъни, чын ир кешенең сыйфаты – мондый вакыйгаларда читтә кала алмау? Нәрсә дисәк тә, ул үз максатына ирешә һәм кыска вакытлы офицерлар курсларын тәмамлап, әүвәл сапёрлар взводын, аннан ротаны җитәкли.
1942 ел сугышның иң авыр елы була. Мәскәү янында җиңүгә ирешеп, Кызыл армиянең кышкы чыгышыннан соң бер-бер артлы җиңелүләр чоры башлана – дошман Идел буена үтеп керә, Кырым һәм Кавказны ала, дәүләтнең иң мөһим нефть тамырын – Баку нефть промыселларын өзәргә тора... Шул әйтеп бетергесез авыр шартларда Мәхмүт Игъламов җитәкчелеге астында эшләгән хәрби бүлекләр мина киртәләрен урнаштыру яки аларны үтеп чыгу, хәрби инженерлык корылмаларын төзү, чигенгән очракта күперләрне шартлату, һөҗүм вакытында чыгу понтоннары төзү һәм башка җитди һәм мөһим эшләрне башкаралар. Ул чакта бүләк бирүләр болай да бик сирәк булган. Ике ел эчендә аңа ике тапкыр Хәрби Кызыл байрак ордены биреләсе булган, ләкин, ул чакта гадәти хәл, сугыш шартларында алар икесе дә югалган, ә штаб офицерлары бер-бер артлы орден алып карьера баскычыннан шалт итеп күтәрелгәннәр. Ә ул вакытта хатыны, кечкенә кызы һәм яңа туган улы ачлы-туклы мохтаҗлыкта яшәгән. Киев һөҗүм итү операциясе вакытында командованиеның хәрби биремен үтәгәндә фугас ярчыгы белән бабамның аягы бик каты яралана, немец снайперының пулясы башына тиеп китә һәм чак кына аны теге дөньяга озатмый кала. Яралы аягын өзелгән телефон чыбыгы белән чорнап, ул үз бүлегенә кадәр шуышып кайта һәм аңын югалта. Аңына килгәндә ул инде санитар вагонда яткан була, тик, гангрена башлану сәбәпле, аягын кисәргә туры килә. Аннан соң ул ярты ел буе госпиталь һәм лазаретларда ята, демобилизацияләнгәч, ниһаять, туган ягына кайтарыла... Фронттан ул бөтенләй башка кеше булып кайта, шактый картайган, бик тиз кызып китүчән, ярсу, үз-үзенә бикләнгән, сугыш хакында ул бөтенләй беркемгә берни сөйләми торган булган. 9 нчы майда аның янына бергә сугышта булган иптәшләре килә торган булган, алар кечкенә генә кухняда бикләнеп, бергәләп фронтта ятып калганнарны искә алганнар. Көннәрдән бер көнне фронтта бергә сугышкан иптәше бабама теге орденнар белән бүләкләнүе хакында сөйләгән, һәм әти, китапханәгә барып, ул хакта фронт газеталарында басылып чыккан мәкаләне эзләп таба да: «Әйдә, һич булмаса, гаделлекне үзебез урнаштырыйк, сугышта күпме катнашып, бер бүләгең дә юк бит, бүген моны эшләргә мөмкин», – дип тәкъдим итә. Хрущёв заманы була:
– Сиңа ул орденнар кирәкме, Рәүф? Миңа – юк, – ди бабам.
Бернинди дәртсез. Кыланусыз. Бәлки, иң мөһим бүләк аның өчен 1943 ел көзенең мясорубкасыннан котылу булгандыр. Ул гомер буе күңеленнән аны гангренадан үлүдән коткарып калган яһуди хирург хатынга, гәрчә исемен белмәсә дә, рәхмәт укый. Ул инвалидларга тиеш булган льготалардан баш тарта, гомеренең азагына кадәр эшли һәм беркайчан да үзен кимчелекле итеп хис итми. Менә шундый була аның холкы. Авылда яшәүче туганнарын ул бик теләп кунак итә, хәтта мөмкинлеге булганда аларга ярдәм дә күрсәтә, ләкин үзе беркайчан да туган авылына кайтмый. Яшүсмер чакта 1921 елдагы ачлык вакытында ул анда ниләр генә күрмәгән, анысын инде без әйтә дә алмыйбыз, фаҗиганең нинди зур булуын тарих битләреннән укып күз алдына китерсәк кенә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк