Логотип
Хәбәрләр

СӘХНӘСЕЗ ЯШИ АЛМАДЫМ

Популяр булу авыр түгел. Ә менә шул популярлыкны саклап калу, гел агымда булу – менә монысы күпкә авыррак.

Яшь, талантлы җырчы Эльвира Мифтахова үзенең яшьлеге, энергиясе, дәртле җырлары, кабатланмас образлары, үзенчәлекле башкару стиле белән бик күпләрне үзенә гашыйк итеп өлгерде. «Барс Медиа» компаниясе оештырган «Яңа йолдыз» проектында җиңү яулаган җырчы кыз бүген ниләр белән шөгыльләнә? Инженер-эколог белгечлеге белән Эльвира сәхнәгә юлны ничек тапкан? Иҗатта беренче булу аның өчен мөһимме? Бу хакта Эльвираның үзе белән сөйләштек.

Үзегез белән таныштырыгыз әле, Эльвира. Әти-әниегездән башлыйк…

– Әти-әнием бүгенге көндә лаеклы ялда. Әтием гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт итте, әнием бухгалтер булып эшләде. Бүгенге көндә алар Нефтекама шәһәрендә үз йортлары белән торалар. Бакча эшләре белән шөгыльләнәләр, оныкларын карашалар.

Миңа килгәндә, балачактан ук җыр сәнгатенә тартылдым. Әти-әнием барлык башлангычларымны хуплап тордылар. Әти баянда уйнап мине бәйрәмнәрдә җырлата иде. Бераз үсә төшкәч, әни мине төрле бәйге-конкурсларга йөртә башлады. Шулай да, музыка юлы буенча китмәдем, әти-әнием дә җырчы һөнәренә каршы булдылар. Алар минем махсус белемсез дә, җыр сәнгатендә үрләр яулый алачагыма ышаналар иде. Белемем буенча мин инженер-эколог, Уфа шәһәренең аграр университетын тәмамладым. Башка юлны сайласам да, бервакытта да җырны ташламадым: вокал буенча дәресләргә йөрдем, ансамбль белән дә, үзем генә дә чыгышлар ясый идем. Хәтта төрле конкурсларда да катнашырга өлгердем. Җырлау – ул минем күңел халәтем. Сәхнәсез яши алмадым мин.

Мәскәүдә дә яшәп алгансыз икән, бүгенге көндә Казанда торасызмы?

– Әйе, Казанда торам. Бу шәһәрдә гомер итү – минем күптәнге хыялым иде. Яшәү өчен бик уңайлы, матур шәһәр. Казанымны үлеп яратам. Мәскәүнең миңа туры килә торган шәһәр түгел икәнлеген аңладым. Бер-ике көнгә барып карап кайтсаң, шул җитә. Бик шау-шулы, ыгы-зыгылы шәһәр.

Мәскәүдә яшәгән елларда да мин күңелем белән иҗатта идем. Андагы мәдәни үзәкләрнең берсендә эшләдем. Мәскәүдә татар җырларын популярлаштыруга үз өлешемне кертергә тырыштым. Тагын шуны да әйтәсем килә: Мәскәү татарлары татар көйләренә мөккибән, ярдәм итәргә ашкынып кына торалар.

Шулай да, Казан мине үзенә тартып алды. Мин монда үземне таптым.

Эльвира, татар эстрадасында үз урыныңны табу җиңелләрдән түгел. Ни өчен җырчы булырга уйладыгыз?

– Мин иҗади һәм күпкырлы шәхес. Җырлау – табигый иҗади талантларымның берсе. Әлеге талантым миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән дип уйлыйм. Кешеләргә матурлык өләшү – минем бурычым.

Сез «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе. Проекттан соң үзегездә үзгәрешләр сиздегезме?

– Әлбәттә, сиздем. Үзгәрешләр тау кадәр иде, проектның бик зур уңай йогынтысын тойдым. «Барс-Медиа» компаниясе иҗат баскычы буенча менәргә менә дигән мөмкинлекләр бирә. «Яна йолдыз» конкурсы бихисап талантларны ачты. Әлеге бәйгедә җиңү яулаганнан соң, миңа бик күп төрле концертларда, премияләр тапшыру тантаналарында чыгыш ясау бәхете тәтеде. «Барс-Медиа» компаниясе белән берлектә яңа җыр да яздырдык, аңа искиткеч матур клип төшердек. Эшемнең нәтиҗәсе итеп, «Татар җыры» премияләрен тапшыру тантанасында миңа «Алтын Барс» сынын бирделәр. Бу минем өчен иҗатта зур адым булды. Бу проектка кагылышы булган һәркемгә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Бүгенге көндә «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек итәсезме?

– Әйе, клипларым, жырларым ротациягә бирелде. Радиода һәм ТМТВ каналында тыңлый, күрә аласыз.

Әлеге проектның финалында иң популяр җырчыларыбызның берсе Татарстанның атказанган артисты Иркә белән чыгыш ясадыгыз. Аның нинди киңәшләре күңелегезгә кереп калды?

– Сәхнәдә һәрвакыт үзең булып калырга, үзеңне күрсәтергә курыкмаска, һәр чыгышка күңелеңне биреп, җырны үзең аша үткәреп җырларга – Иркә биргән иң төп кадерле киңәшләр.

Бүген дә элемтәдәме сез?

– Юк.

Татар җыр сәнгатендә үзеңне ничек табарга? Үзегезне нинди җырчы итеп күрәсез?

– Мин беркемгә дә охшарга тырышмыйм. Минем башкару стилем, образларым стандарт татар эстрадасы җырчыларыныкыннан аерылып тора. Төп максатым – татар эстрадасына яңалык кертү, зәвыклы һәм заманча алымнар белән яңа яшь буында кызыксыну уяту.

Сәхнә образларыгыз шактый үзенчәлекле. Әйтик «Рәхәт миңа» клибында ачыграк киемнәрдән төшкәнсез. Тамашачылар арасында шелтә белдерүчеләр булдымы?

– Әйе, булды. Ләкин миңа барыбер. Мин ничек күрәм, ничек телим – шулай эшлим. Клиптагы образларымны мин артык ачык, вульгар дип әйтмәс идем. Алар бары тик хатын-кызның матурлыгын гына ассызыклыйлар.

Әңгәмәләрегезнең берсендә: «Образымда нәрсәне дә булса үзгәртергә тәкъдим итсәләр, үзгәрешләр кертергә мин әзер. Хәзер эстрадага яңалык кертергә кирәк!» – дигәнсез. Эстрадага нинди яңалык җитми? Ул башкаручының образына гына бәйлеме?

– Бүгенге көн җырчысының башкару стиле кызыклырак булырга тиеш, шул ук вакытта, җырларның сыйфатлы яңгырашына да игътибар бирергә кирәк. Халык җырларын онытып бетерергә кирәк дигән сүз түгел бу. Мәдәниятебез үсештә булсын өчен, гел алга барырга кирәк, бер урында таптану – нәтиҗәләр бирмәс. Тирә-юнебездә дә бит һәрнәрсә үсештә, үзгәрештә. Без генә искәрмә булырга тиеш түгел.

Кайбер җырларыгызның көй һәм сүзләр авторы да Сез икән. Бу талантны үзегездә ничек сизеп алдыгыз?

– Мин балачактан ук жырлар яздым, ләкин үз-үземә ышанмадым. Күңелдә булган хисләремне жырларыма саласым килде. Гомумән алганда, шуны әйтәсем килә: үз җырларың белән чыгыш ясау күпкә яхшырак, бу зур ләззәт бирә, син үзең тулы хокуклы артист дигән сүз бу.

Бүгенге көндә яшьләргә популярлык казану авырмы? Популярлыкка ирешү өчен нинди юллар үтәргә кирәк?

– Популяр булу авыр түгел. Ә менә шул популярлыкны саклап калу, гел агымда булу – менә монысы күпкә авыррак. Һәрвакыт үз иҗатыңны камилләштереп торырга кирәк, аның өстендә даими эшләү мөһим, һәм, әлбәттә, үзеңне дә онытып бетерергә ярамый, үз өстнеңдә эшләү, шулай ук мөһим фактор. Әгәр син үсәсең икән, моны һичшиксез күрәчәкләр һәм лаеклы дәрәҗәдә бәяләячәкләр.

Татар эстрадасында конкуренция бармы? Сезгә юлда аяк чалучылар булдымы?

– Әйе. Аяк чалучылар да булгалады. Ләкин бу мине алга гына этәрде. Баштарак моның кемгә һәм ник кирәклеген аңламый идем, ә хәзер инде миңа барыбер, мин үз юлыма тугры калып бары алга барам. Чөнки иҗат – тормышымның бер өлеше, ул мине хәрәкәтләндерә, бөек эшләргә этәрә, яшәешемә мәгънә һәм ямь өсти. Бу бик мавыктыргыч процесс, иҗатта кайнап, мин үземне бик бәхетле хис итәм.

Соңгы вакытларда социаль челтәрләрегездә гаиләгез белән төшкән фотолар күренми башлады...

– Әйе шул... Юлларыбыз аерылды, чөнки икебез ике төрле булып чыктык, һәркайсыбызның үзенең аерым юлы булган икән. Бер гаилә булып яши алмавыбызны икебез дә аңлыйбыз. Безнең уртак улыбыз бар, бүгенге көндә алар аралашалар. Гомумән, улымның әтисе белән без яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык.

Шуны әйтәсем килә: хатын-кыз нәрсә булса да, һәрвакыт үзен кулга алырга һәм алга барырга тиеш. Беркайчан да бирешергә, югалып калырга, кулны салындырырга ярамый.

Улыгыз турында сөйләгез әле. Балагыз белән шөгыльләнергә вакытыгыз каламы?

– Хәзерге вакытта улым белән бергәләп бәхетле яшәп ятабыз. Әлбәттә, улыма вакытым кала. Вакытны дөрес бүлгән очракта, яраткан һәм кадерле кешеләргә дә, шөгыльләргә җиткереп була аны.

Сезне без Айдар Рәкыйповның сеңлесе буларак та беләбез. Бергәләп җырлар яздыру, концертлар оештыру планыгызда бармы?

– Мин Айдарның әти ягыннан ике туган сеңлесе булам. Аллаһ Боерса, киләчәктә бергә җырлау планнары бар, концертларыбызны да оештырасы килә. Ә әлегә без аерым иҗат итәбез, бер-беребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Бүген яшь җырчы Эльвира нәрсәләр турында хыяллана? Алга таба нинди максатлар белән яши?

– Минемчә, һәр кешенең төп хыялы – уңайлы һәм тотрыклы яшәү шартлары булган тормышта яшәү һәм сәламәт, бәхетле, тулы гаиләң булу. Минем дә максатым шундый ук. Бик популяр җырчы булу турында хыялланмыйм, иң беренчеләр рәтендә булуны да максат итеп куймыйм. Мин үзем өчен, үземнең якыннарым өчен яшим. Бу тормышта мөмкин булган кадәр һәрнәрсәгә җитешәсем килә. Иҗатка тулысынча биреләм дип әйтә алмыйм, тормышта башка әйберләргә дә вакыт калырга тиеш. Тормыш шәхси хыяллардан гына тормый, якыннарыбызны да онытмыйк. Бөтен әйберне күңелем кушканча, үз темпымда эшлим. Беркая да ашыкмыйча, һәр көнгә сөенеп яшим. Минем өчен иң мөһиме – үземдәге хатын-кыз энергиясен саклау һәм аны якыннарыма өләшү.

Хатын-кыз энергиясе дигәннән, ничек үзегезне тулыландырасыз? Барысына да өлгерүнең серләрен чишегез әле.

- Чыннан да, күңел халәтеңне тою бик мөһим. Үз-үзеңне тыңларга һәм үз хисләреңә таянырга кирәк. Теләк зур булганда, бөтен әйбергә дә ирешеп була.

Матур әңгәмә өчен рәхмәт, Эльвира!

 

Автор: Гөлүсә Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк