Хәбәрләр
Әсәрнең моңы булырга тиеш!
Меңләгән тамашачы белән залда утырганда да, ул спектакльне бер син генә аңлыйсың да, теге мең кеше аңламый төсле тоелачак сиңа. Иң кызыгы, калган бер мең кешенең дә, шулай ук «Мин генә аңлыйм!» дип утыруы. Әйбәт спектакльне кешегә аңлатуы кыен. Ярату кебек.
Ул бөтенләй башка дөнья кешесе. Кебек. Тормышны да ул башка яссылыктан күрә. Татарның зыялылары «яшьләрнең бәласе — тарихны белмәүдә!» дип сүккәндә, театр дөньясының иң яшь режиссёры Айдар Җаббаров шул тарих эзеннән ныклы адымнар белән бүгенгегә атлап килә...
- Артист булу хыялың әле дә яшиме? Үзең тудырган сәхнә образларына гашыйк булып, шул рольне уйныйсың килгән чакларың булмыймы?
- Ә мин репетицияләрдә, бераз булса да, артист булып алам. Ул образның нинди булырга тиешлеген үзең аңлагач, кайвакыт репетицияләрдә ничек кирәклеген күрсәтергә туры килә. Кайвакыт сүз белән аңлатканчы, үзем уйнап күрсәтә алам. Әмма моның актерлык һөнәренә бернинди катнашы юк. Уйнау белән ничек кирәклеген күрсәтеп аңлатуны бутамагыз. Уйнау ул — һәр көнне спектакльне беренче тапкыр уйнаган кебек итеп яшәп чыгу. Минем аңа түземлегем җитмәс иде. Артист эше – олы хезмәт.
- Үзеңне тулаем режиссёрлыкка багышлавың дип аңларгамы моны?
- Әйе. 10 елдан артык вакыт үтте бит инде. Хәзер артист булу хыялы бөтенләй юк.
- Ярар, тагын бер хыялыңа әйләнеп кайтыйк. Кино төшерү хыялыңны тормышка ашырырга исәбең юкмы әле?
- Әйе, бар. Бер ел элек мин үз акчама Ринат Таҗетдинов, Наилә апа Гәрәева, Эмиль Талипов, Гөлчәчәк Гайфетдинова белән кыска метражлы фильм төшердем. Миңа бик ошаган русча бер әдәби әсәр бар иде. Аны Илтөзәр абый Мөхәммәтгалиев татарчага тәрҗемә итеп бирде дә, бер авылга барып төшердек. Ул фильм өстендә әле дә эшлибез. Соңгы елларда Мәскәүдә берничә кино мәктәбе барлыкка килде. Анда нибары 2 ел укыйсы. Мәсәлән, бер ел элек режиссёр һәм сценарист Жора Крыжовников «Шоураннер»лар курсы җыйды. Шоураннер инде ул «от затеи до реализации», сценарий авторы да, продюсер да, режиссёр да. Минемчә, бу бик әйбәт профессия. Мин шунда заявка җибәргәч, шәһәр мэры берничә кешегә бушка уку мөмкинлеге биргәнлеген белдем. Тик мин үтмәдем. Бәлки, Алла бирса, быел кереп булыр. Керәм дим дә гел сузып йөрим. Аннан башка да Мәскәүнең бик зур продюсерларыннан кино төшерү тәкъдиме килде. Аларның һәрберсенең «дебют» дигән программасы бар. Яшь режиссёрга финанс ягы бик зур булмаган фильм төшерергә тәкъдим итәләр. Минем инде шул зур продюсерның берсе белән 3-4 очрашу да булды. Ул очрашуга мин 4-5 идея белән килдем. Берсен ул бик ошатты, әмма «беренче фильмыңны ук йөзләгән миллионга төшерсәң, авыррак булачак. Башта очсызгарак төшер, аннан 2 нче фильмың итеп шушысын алырсың!» диде. Бу ковидка кадәр иде. Ул башлангач шуның белән тукталып калды бу идея.
- Ә татар телендә үз киноңны булдырасың килмиме?
- Килә. Хыялланам. Һәр яз җиткән саен «июль аенда бераз эшем кими, точно берәр пьесаны кино итеп төшерергә тотынам Казанда», дим дә, тагын шулай кала.
- Бәлки хикәядән башлап караргадыр?
- Хикәяләр бер чемодан инде алар. Теләсә кайсын алып кино төшерерлек. Бөтен әйбер, ахыр чиктә, барыбер акчага килеп төртелә бит. Ләкин мин әле һаман да, Татарстанда идеяң булган очракта, акчасын табып булырына ышанам.
- Синең идеяң бармы?
- Идея бар. Акчасы да табылачак. Театраль проектлар күп булу сәбәпле вакытым гына җитми, Гөлинә. Ул киноны төшерер өчен бөтен проектларны туктатып торырга кирәк. Минем бит берьюлы Казанда да, Мәскәүдә дә, Питерда да репетицияләр бара. Кино төшерергә тотынсам, миңа бөтен театр белән хезмәттәшлекне паузага куеп торасы була.
- Ә син шулай эшли алыр идеңме?
- Юк шул. Минем инде 2026 нче елга кадәр театрлар белән килешү төзелгән. 7-8 айга ул проектларны туктатып торып булса, шәп булыр иде дә бит. Ул очракта тулы метражлы фильм да төшереп җитешеп булыр иде, бәлки. Ничек эшләргә икән аны, ә? Берәр җае бардыр аның, име?..
- Синең карашка чын татар киносы нинди булырга тиеш?
- Мин алай бүлеп карамыйм. Иң мөһиме ул татар телендә булырга тиеш!
- Сыйфат, профессиональлек...
- Анысы «по умолчанию» инде, Гөлинә.
- Син, гомумән, татар киноларын караганың бармы?
- Юк. Махсус карамыйм дип түгел, ә вакыт җитмәгәнгә генә. Кайвакыт өйдә, я булмаса, кунакка баргач, ТНВ каналыннан бара торганнарына эләгеп алам үзе. Картинка буенча матур, миңа ошый. Ә эчтәлегенә, профессиональлегенә кереп китеп караганым юк.
- Күпчелек театрда артистларга карап әсәр сайлана. Белүемчә, син әсәргә карап артистлар сайлыйсың.
- 100 %.
- «Менә бу артист әлеге рольне генә түгел, ә бөтен спектакльне дә тартып бара алачак!» диеп ышанган артистың репетицияләргә килми йөрсә?
- Сәбәбенә карап. Төрле хәл булырга мөмкин бит, Алла сакласын. Аннан әсәрнең дә төрлесе була. Мәсәлән, немец драматургы Бертольт Брехтның «Мамаша Кураж», я Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»е. Синең «Мамаша Кураж» белән «Әлмәндәр»еңне уйнарлык артистың юк икән, син ул әсәргә тотынмыйсың. Шуңа мин башта команда туплыйм. Театрда да игълан тактасына спектакль исеме, режиссёры һәм артистлар исемлеген генә чыгарам. Рольләрсез. (Җитәкчелеккә мине аңлаулары өчен рәхмәт!) Һәм барыбыз бергәләп әсәргә тотынабыз. Ә менә «син Галиябану», «син Хәлил» дип түгел. Без аны артистлар белән бергәләп сайлыйбыз. 2-3 атна бүленеп пьеса укыганнан соң, кайсы артист нинди рольне уйнарга тиешлеге үзеннән-үзе ачыклана.
- Әсәрнең моңы булырга тиешме?
- Без бу турыда күптән түгел генә сөйләштек. Беләсеңме, моңның бит русчага тәрҗемәсе дә юк. Тик миңа шундый ошый ул сүз... Аны сизеп һәм тоеп кына була. Һәрбер кешенең ул үзенеке. Шуңа аның турында сөйләргә кирәк түгел. Тормышта, гомумән, кайбер әйберләр турында сөйли башласаң, аның көче бетә. Синең күңелеңдә ниндидер хис булганда, аны кешегә сөйләргә ярамый, юкса ул кими. Репетиция вакытында кайбер артистларга персонажны аңлата башлыйм да, сүз таба алмыйм. Ә алар «Без аңладык сине, Айдар» диләр дә, минемчә эшлиләр. Димәк, без бер яссылыкта һәм алар минем ни әйтергә теләгәнне тоялар. Ул шулай тиеш тә. Бу спектакль белән дә шулай. Менә сиңа иң ошаган спектакль нинди?
- «Көл».
- Ярар, «Көл» булсын ди. Спектакльдән чыккач, син аның турында берәрсенә сөйләп кара — булмый. (Син хәзер үз спектаклеңне мактыйсың димә!). Аны фәкать тоеп кына була. Сөйлим дисәң дә, син аны корытачаксың гына. Менә моң ул шундый хис. Меңләгән тамашачы белән залда утырганда да, ул спектакльне бер син генә аңлыйсың да, теге мең кеше аңламый төсле тоелачак сиңа. Иң кызыгы калган бер мең кешенең дә, шулай ук «мин генә аңлыйм!» дип утыруы. Әйбәт спектакльне кешегә аңлатуы кыен. Ярату кебек. Әнә шундый нәтиҗәгә омтылырга кирәк, миңа калса.
- Син ул нәтиҗәгә ирештең кебек, Айдар. Миндә генә дә ул «Көл»нең көле һаман тора.
- Минемчә, син сөйләгән әйбер әнә шул моң инде ул. Ник соң без моңлы җырчыларыбызны кат-кат тыңлыйбыз? Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакировны диик. Аларның моңы йөрәккә кереп калган чөнки.
- Яшь драматурларның, язучыларның әсәрләрен күзәтеп барасыңмы?
- Быел менә «Яңа татар пьесасы»нда жюри булырга туры килде. Мине иң сөендергәне әлеге конкурска 61 пьеса җибәрүләре. Бу бит шаккаткыч. Мондый вакыйга, миңа калса, күрше регионнарда гына түгел, ә Россиядә юк. Яңа 61 пьеса бит ул. Бу безнең театр сәнгате кызыклы һәм ул үсештә дигән сүз. Әлегә сыйфаты аксый билгеле, әмма бу саннар, кайчан да булса, барыбер сыйфатка әйләнәчәк. Язаяза әле аларның һәркайсы шомарып, остарып бетәчәк һәм театр дөньясы ничаклы сыйфатлы пьесалы булачак, күз алдыңа китерәсеңме?!
- Шулар арасында менә монысын мин сәхнәгә куяр идем дигәне булдымы?
- Булды, әйе. Идеяләре шәп. Ләкин драматург тәҗрибәләре аз булу сәбәпле, алар ул идеяне тулысынча ачып бетермәгәннәр. Әмма режиссёр драматург белән бергә эшли башласа яхшы гына спектакль килеп чыгарга мөмкин. Аның өчен драматургның да репетицияләрдә катнашуы кирәк. Ул шулай кайсы өлештә нәрсә җитмәвен тизрәк отып алачак. Драматург белән эшләүнең тагын бер әнә шундый этабы булырга тиеш, миңа калса.
- Һәр спектакльнең үз структурасы булса да, син бит барыбер форма белән эшләргә яратучы оста. Аннан күпчелек очракта син проза әсәрләрен сәхнәләштерәсең.
- Әле менә Туфан абыйның «Ат карагы»на алындык Әлмәт театры белән. Монысы инде әзер пьеса. Минем монда эшем дә юк дисәм була. Мин максимум артистларга роль бүлеп бирергә дә, алар шуны ятларга һәм мин мизансценалар куярга тиеш. Мин алай эшли белмим икән инде. Шуңа бөтен пьесаны сүтеп җыеп, кайбер монологларны өстәргә туры килде.
- Режиссёр белән артист арасында бәхәсләр еш туа. Син бу ситуацияне ничек хәл итәсең?
- Репетицияләр авыр барган көннәр була, име. Менә шунда инде артистлар «нәрсә инде бу? Бу безгә нигә кирәк?» диешә башлыйлар. Ул ситуацияне хәл итүнең иң җиңел юлы талашмыйча (мин, гомумән, талашырга яратмыйм!) кешечә генә икәүдәникәү сөйләшеп аңлашу һәм тыныч кына ул артист белән аерылышу. Мин эшлисе килгән артистлар белән генә эшләргә яратам. Артист — режиссёрга, режиссёр артистка гашыйк булып, арада бер-береңә карата хөрмәт һәм ышаныч булганда гына яхшы спектакль чыгарып була. «Мин ялгышсам, артистлар минем турыда нәрсә уйларлар?!» дигән уй белән эшли алмыйм. Шуның өчен команда туплаганда, иң беренче чиратта, сиңа ышанган артистларны җыярга кирәк.
- Син бит яңа карашлы режиссёр, Айдар. Синең белән бер тапкыр да эшләп карамаган артистлар синең стилеңне аңласалар да, фикереңне аңлап җиткермәскә мөмкиннәр. Ә ул очракта?
- Бу шулай ук безнең эшнең бер өлеше. (Син хәзер миннән бөтен серләремне сөйләтеп бетермәкче буласыңмы ул?!)
- Монысын язма дисәң, язмыйм.
- Юк-юк, яз. Мин бит әле ГИТИСта да укытам. Әгәр мин, студентларга үзем белгән 1000 кг мәгълүматның бөтенесен бер дәрестә сөйләсәм, аларның күзаллавы югалачак. Шуңа аны әз-әзләп кенә тәкъдим итәргә кирәк. Бөтенесен берьюлы чыгарып өйсәң, кешенең аңы томалана һәм ул аңламый башлый. Шул сәбәпле, кеше үз эченә бикләнә. Шуның өчен, кешегә үзең белгән белемне алар кабул итә алган кадәр генә бирергә кирәк. Бүгенгесен үзләштереп бетергәннән соң гына — калганын. Режиссёр психолог та булырга тиештер инде ул. Яңа кешеләр белән эшли башлау ул әле синең үзең өчен дә стресс. Бу артистлар белән генә түгел, ә тамашачы белән дә шулай. Ул спектакльне аңламаса, телефонын чыгарып, 2 сәгать буе шуңа текәлеп утырачак. «Карале, бу спектакль шуның турында икән бит» диеп, ул аңларлык телгә кертеп җибәргән очракта гына, тамашачы синең белән бер дулкында булачак.
- Камал театрында соңгы чыккан «Рәшә» спектакленең шактый бәхәс уятуын исәпкә алсак, тамашачының күбесе башка дулкында иде бугай...
- Ә син аны кайчан карадың?
- Премьераның беренче көнендә.
- Син менә хәзер барып кара. Ул хәзер син караганнан күпкә аерыла. Әле менә 14 нче апрельдә уйналганын карадым. Артистларның һәркайсы үз урынында булуына тагын бер кат төшендем. Алар аны хәзер шулкадәр рәхәт итеп уйныйлар. Бу хакта күп сөйлисем килми. Килеп карале син тагын бер генә. Артист һәм режиссёр буларак. Без ул спектакль өстендә инде спектакль чыккач та эшләдек. Миңа калса, ул әле менә хәзер генә урынына утырды.
- Ялгышмасам, спектакльнең йолдызы булган Рәшидәне уйнаучы Гүзәл Шакирова шактый еллар рольсез утырды. Ә син барыбер аның потенциалын күрә алгансың...
- Ниндидер бер тоемлау белән сайладым аны. Гүзәл әлеге рольне яшәп чыккан артист. Рәшидә образын тудыру да шуңа җиңел бирелде миңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк