Логотип
Хәбәрләр

"Студент егеткә кияүгә чыгарга җыенмыйм!"

Декрет ялында каткан ипи ашап утырып булмый бит. Бала белән без тулаем ир кулында калабыз дигән сүз бу. Шуңа мин һәр адымны уйлап атлар яшьтә, гафу итегез.

Зәринә Хәсәншина бүгенге татар эстрадасына (татар кызларына хас тыйнаклык белән!) шакып кына керүче яшь, талантлы җырчы. Тыйнаклыгына бераз үҗәтлек дә өстәсәң, ул бу тавышы белән эстрада ишекләрен шакып түгел, ә бәреп керә алыр иде...

  • Зәринә, әңгәмәбезне  “Ни хәл?” диеп башлыйсым килә. Соңгы арада бу шулай ук бик актуаль сорау.
  • Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт. Сәламәтлегем ягыннан бар да тәртип, ә күңел... күңел башкаларныкы кебек үк тынгысыз. Иртәгеге көннән ни көтәргә белми яшәлә шикелле.
  • Ә менә бу күңел халәте җырда да чагыламы?
  • Әгәр дә җыр тормыш, яшәү турында булса, әлбәттә, чагыла. Ул мәхәббәт җырларын җырлагандагы кебек: гашыйк вакытта җырлар да бит  гел бүтәнчә яңгырый.Чын. Монда да шул ук хәл. Һәр юлы йөрәгеңә килеп кадала да, тагын да моңлырак җырланыла. Соңгы вакытта үземнең дә тормыш турындагы җырларга басым ясыйсы килә башлады. Никадәр генә каты яңгырамасын, әмма өч көнлек дөньяда яшибез. Без бүген бар, ә иртәгә...
  • Син үзеңне популяр дип саныйсыңмы?
  • Юк. Популяр түгеллегемне шул ук тамашачылар исбатлап тора. Мине чакырган җирдә генә беләләр, ә ераграк шәһәр-районнарда белү түгел, ишеткәннәре дә юк. Гаеп үземдәдер, бәлки, әйе. Ротацияләр, популяр җырлар, рекламалар  әзрәк, дөрестән дә. Җырларым күп булса да, аның барысы да популяр түгел. Популяр булсын дип омтылмыйм да. Минем өчен җырның эчтәлеге, яңгырашы мөһимрәк.  Ул беренче чиратта миңа ошарга тиеш. Ә җыен шырдый-бырдыйны җырлыйсым килми. Андый җырлар минем дәрәҗәмне генә төшерә. Минем тарафтан  9 ел укыган белемемне әрәм итү булыр иде ул.

 

  • Бәлки сиңа пиар җитми торгандыр? Башкалар ниләр генә уйлап чыгармый.
  • Юк, мин андый әйбергә каршы. Син ул пиарга кереп киткәнеңне аңламый да калырга мөмкинсең бит әле. Ул ягы да бар. Кемдер махсус пиар эшләгәндә, синеке үзеннән-үзе килеп чыгуы да бар. Бер ялгыш сүзеңне тотып алалар да, берничә минуттан син инде “йолдыз”. Шуңа мин андый әйберләрне читләтеп үтәм. Пиар булган очракта да, яхшы мәгънәдә генә булсын ул.
  • Әгәр шундый очрак булса? Ниндидер бер сүзеңне эләктереп алып, икенче көнне “йолдыз” булып уянсаң?
  • Ничек бар шулай кабул итәм инде. Ул сүзне бит син үзең әйткәнсең. Әйтер алдыннан уйларга кирәк шуңа. Ә менә әйтмичә, “әйтте” диеп алдалап чыгарсалар, эндәшми кала торганнардан түгел. Әйе, безгә гел “гайбәттән, нахак сүздән өстен бул” диләр, тик бу бит эмоцияләреңне “блокировать” итү. Алай эшләргә ярамый. Син үз дөреслегеңне исбатларга тиеш. Үзебезне, шәхес буларак, яклый башларга вакыттыр инде ул.
  • Продюсер белән эшләп карау теләге юкмы?
  • Ә каян табарга соң ул продюсерны, Гөлинә? Минем хәзер берсен дә үпкәләтәсем килми, ләкин Татарстанда мин эшли алырлык продюсер юк. Алар да минем белән эшли алмаслардыр. Минем әлегә үземә генә эшләү җайлырак, чөнки мин ирекле рәвештә иҗат итә алам. Бернинди кысаларга һәм кагыйдәләргә буйсынасы юк. Продюсер, я булмаса, админстратор булган очракта да, ул миннән акыллырак һәм үҗәтрәк булырга тиеш.
  • Берүзеңә генә авырдыр бит? Җитешә алуыңа шикләнәм.
  • Авыр, сүз дә юк. Әлегә җитешәм шикелле. Җитешергә тырышам диик.
  • Кайсы көнне кайда чыгыш ясыйсыңны син дә, башкалар кебек үк,  телефонга теркәп барасыңмы?
  • Әйе инде, шулай уңайлы ич. Телефон гел кул астында.
  • Ә син телефонның кинәт сүнеп кабанмый торган сәер гадәтләре барлыгын беләсеңме?..
  • Син гел уйланырга мәҗбүр итәсең... Дөрестән тә, шулай була ала бит, име?! Моннан соң кәгазьгә язып барырга кирәк, димәк.  
     
  • Мәҗлес, концерт ише бәйрәмнәрдә бик очсыздан чыгыш ясыйсың дип беләм. Синең тавыш белән күбрәк тә сорап булыр иде.

 

  •  Әйе, башка артистларга караганда 2 тапкыр арзанрак алам. Бездә бит тавыш түгел, популярлык алгы рәттә. Үз иҗатыңа бәя куя белмәсәң, шулай очсызга гына йөрисең инде ул, Гөлинә. Менә хәзер әкренләп аңлый башладым мин аны.

 

  • Ә нинди акчага яшисең?
  • Минем бит 2 официаль эш урыным бар. Берсе аның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, икенчесе «Созвездие - Йолдызлык» арт-резиденциясе. Мин икесендә дә артист. Шуның өстенә әле индивидуаль рәвештә вокал дәресләре алып барам. Мәҗлесләр көтеп ятып кына яшәп булмый.

 

  • Татар халык җырлары тирәсендә шактый зур гауга кубып алды, хәтерләсәң. Ялгышмасам, синең репертуарда да хәйран алар.

 

  • Мин ул адымны хупламыйм. Ретро җырлар ретро булып калырга тиеш. Алай судлашып йөрүне дә аңламыйм. Кешенең әшәкелеге инде бу. Рөстәм Яхин җырларын җырлауны да тыймакчы булалар дип ишеттем әле мин. Менә анысы нәрсә тагын? Ул бит - Яхин. Татарның классик әсәрләрен иҗат итүче искиткеч композитор. Йөзе дисәм дә, ялгышмам. Җырлый белгән җырчыларга аның әсәрләрен җырлауны тыю бөтенләй башка сыймаслык.

 

  •  Бүгенге көндә бөтен җырыңның да авторлык хокуклары кулыңда булмау борчымыймы?
  • Борчый башлады шул менә. Элек мин аларга бик җиңел карый идем. Ә хәзер барысында вакытында теркәп калу хәерле. Моңарчы авторлар белән сүздә генә килешеп эшли идек җырларны. Дөресен әйткәндә, минем бөтен репертуар ышанычка корылган. 
  •  Синең репертуарда минем дә ике җырым бар. Димәк, мин әле аларны башкага җырчыга бирә алам дигән сүз...
  •  Син алай эшли алмыйсың.
  • Зәринә, шоу-бизнес үзе үк “мин – бизнес” дип кычкырып тора. Бизнес ышанычка гына корыла алмый, ул һәрчак сатыла...
  • Менә шуннан чыгып кына да минем никадәр кешегә ышанучан, беркатлы икәнемне аңлый аласың инде син, Гөлинә. 
  • Мәдәният министрлыгы оештырган чараларга сине еш чакыралар. Бу мәҗбүри рәвештәме?
  • Әйе. Әмма мин шат кына. Безнең эш турыдан-туры мәдәният министрлыгы белән бәйләнгән хәзер. Официаль бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга һәрдаим чакырып торалар, Аллаһка шөкер. Анда нәкъ менә классик җырчыларны гына туплыйлар. Бернинди эстрада артистлары чакырылмый. Ә мин алтын урталыкта булуым белән икесендә дә катнаша алам.
  • Ә син опера җырчы була алыр идеңме?
  • Әйе, дип уйлыйм. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә укыганда, параллель рәвештә акча да эшлим дип, мин гастрольләргә йөри башладым. Классик мәктәптән эстрадага күчү тавыш өчен бик үк әйбәт әйбер түгел инде түгелен, чөнки классик җырларны син бөтенләй башка югарылыкта җырлыйсың. Эстрада белән икесен чиратлаштырып бару тавыш ярыларына шактый зыян сала. Шуңа укып бетергән елны мин зур сайлау алдында калдым: академ буенча китәргәме, әллә халык җырларын, эстраданы сайлап, Казанда калыргамы дигән сорау туды.  Укытучым мине, гомумән, Прагага җибәрмәкче иде. Ләкин мин аннан баш тарттым.
  • Хәзер үкенмисеңме?
  • Юк. Мин бит үз мөмкинлекләремне беләм. Минем тавышта академга караганда, халыкчанлык күбрәк. Кемгәдер ул табигатьтән бирелгән, ә мин аңа тырышлык белән генә ирештем.
  • Казанда музыкаль театр ачсалар, эшләргә барачаксыңмы?
  • Чакырсалар, әлбәттә барачакмын. Ул бит бөтенләй башка юнәлеш, яңа тәҗрибә. Син анда җырчы гына түгел, ә артист та булачаксың. Миндә андый хыял күптәннән бар инде ул.
  • Синең берничә телдә җырлаганыңны күргәнем бар. Син махсус җыр өчен генә өйрәнәсеңме ул телләрне?
  • Әлегә мин төрек, үзбәк, казах телендә генә җырлый беләм. Махсусмы дип... аларның телен шул җырларын кат-кат тыңлап өйрәнәм инде мин. Ләкин алар телендә ирекле аралаша белмим әле. Нәрсә турында сөйләшкәннәрен генә аңлый алам. Күптән түгел Төркиянең Бодрум шәһәре мэры Казанга кунакка килгән иде. Ә мин башкара торган җыр аларда бик популяр. Мин чыгып шул җырны җырлый башлауга, мэр беренче нотасыннан ук танып алып, минем белән бергә җырлады.
  • Шәхси тормышыңда үзгәрешләр бармы? Бер интервьюңда син  “машиналы, фатирлы ир кирәк миңа!” дигән идең. Таптыңмы әле?
  • Юк. Ә ул интервьюга килгәндә, минем тел төбем алай түгел иде. Утыз яшендә ир-атның фатиры булмаган очракта, машинасы булса да булырга тиеш дигән фикер әйткән идем. Анысы да булмаса, төпле эше булсын. Кешедә, һичъюгы, ниндидер максатларга ирешү стимулы булырга тиеш. Яшермим, 27 яшемдә мин эшсез, бер әйбере булмаган студент егеткә кияүгә чыгарга җыенмыйм. Ничек кенә меркантиль караш булмасын, ирне барыбер акыл белән сайларга кирәк. Бу яратмыйча, акчасына гына кызыгып бай кешегә кияүгә чыгарга кирәк дигән сүз дә түгел, яме. Мәхәббәт мәхәббәт белән, ә ир барыбер тормышны алып бара белергә тиеш. Декрет ялында каткан ипи ашап утырып булмый бит. Бала белән без тулаем ир кулында калабыз дигән сүз бу. Шуңа мин һәр адымны уйлап атлар яшьтә, гафу итегез.

  • Ә мәхәббәт нәрсә соң ул синең өчен?
  • Бу бик авыр сорау, Гөлинә. Без хәзер шултиклем сатлык дөньяда яшибез. Ирләргә дә, хатын-кызларга да “соблазн” күп. Иргә – ир итеп, хатын-кызны хатын-кыз итеп кадерләп яшәүчеләр көннән-көн кими бара. Менә шулар арасыннан саф, эчкерсез мәхәббәтне таба алырмынмы икән, дигән уйларга еш кереп батам мин. Бәлки, шуңадыр, ул миңа әлегә буй җитмәс хыял булып кына тоела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк