“Студентлар лигасы”ның яңа президенты сайланды
Руфат Кыямов КФУ командасының иң көчлесе булуын билгеләп үтте. УНИКСта Казан федераль университеты студенты Руфат Кыямов “Студентлар лигасы”ның алтынчы президенты итеп сайланды. Лигада барлыгы 405...
Руфат Кыямов КФУ командасының иң көчлесе булуын билгеләп үтте.
УНИКСта Казан федераль университеты студенты Руфат Кыямов “Студентлар лигасы”ның алтынчы президенты итеп сайланды.
Лигада барлыгы 405 делегат катнашты. 46 делегат үз тавышын - Александр Увакинга, 94е – Азат Кашаповка һәм 205 кеше Руфат Кыямовка бирде. Күпчелек тавыш белән Руфат “Студентлар лигасы”ның алтынчы президенты итеп билгеләнде. Александр Увакин бу сайлау вакытында көндәшләре белән бер командага әверелгәннәрен әйтеп китте. Александр, кул биреп, Руфатны тәбрикләде һәм алга таба да уңышлар теләде.
Руфат Кыямов үз чыгышында команадасының бик көчле булуын белдергән иде."Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул җиңүенең төп сәбәбе дә шул булуын әйтте. "Бу залда булмасалар да, әти-әни, энем һәм сеңлем дә гел янымда кебек. Алар миңа һәрвакыт ярдәм иттеләр. Иң зур рәхмәткә гаиләм лаек. Алга таба - минем икенче йортыма әверелгән уку йортым. Алар белән зур эш башкардык", - диде ул.
Руфат элек “Студентлар лигасы”н яшьләр оешмасы итеп кенә кабул итүен әйтте. "Ләкин хәзер, курыкмыйча, “Минем командам!” дип әйтә алам. Барлык лига вәкилләре зур роль уйнады, һәрбер тавыш мөһим булды, җиңүебез – уртак. Беренче чиратта, республикабыз студентларына рәхмәт белдереп, алар өчен тырышасым килә. Студентлар тормышы тагын да үссен, биеккә күтәрелсен. Миңа күпме кеше, ышанып, тавыш биргән. Мин чиксез бәхетле. Бердәм булып эшләрбез, дип өметләнәм", - ди ул.
Зөлфия Хәсәнова
Фото: Илнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк