Тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 11,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 11 мең 600 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 636 юл хезмәте эшчесе һәм 658 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 94 катнаш юл маш...
Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 11 мең 600 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 636 юл хезмәте эшчесе һәм 658 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 94 катнаш юл машинасы, 63 "Бошунг, 17 кар төягеч, 124 щеткалы трактор, 27 грейдер, 78 фронталь төягеч, 44 "Барсик" минитөягече, 196 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1882 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 149 тонна реагент һәм 1673 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарында 554 юл хезмәте эшчесе һәм 325 берәмлек махсус техника катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 395 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк