Логотип
Хәбәрләр

“Тәмле Казан-2018” гастрономик фестиваленә уникаль мега-ашъяулык тегеләчәк

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Екатерина Виславская). 2018 елда “Тәмле Казан” фестивале футбол буенча дөнья чемпионатына багышлана һәм аның үзенчәлеге булып төрле илләр символикасы белән зур эск...

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Екатерина Виславская). 2018 елда “Тәмле Казан” фестивале футбол буенча дөнья чемпионатына багышлана һәм аның үзенчәлеге булып төрле илләр символикасы белән зур эскәтер тора. Кунакчыллык өлкәсендә оригиналь проекларны, “КышДаКар-фест” кышкы фестивален Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетның структур бүлекчәләрнең традицион отчет бирү вакытында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова тәкъдим итте.

“Тәмле Казанда” катнашу өчен Россиянең башка төбәкләреннән киләләр, - дип сөйләде Д.Санникова. – Чираттагы фестивальне Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә үткәрергә планлаштырабыз, уздыру урыны итеп Горький ис. паркны карыйбыз”.

Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашкан илләрнең символикасы сурәтләнгән “кунакчыллык ашъяулыгы” фестивальнең үзенчәлеге булып торачак. Хәзерге вакытта дизайн эшләнә. Казанда матчлар 16, 20, 25, 27, 30 июньдә һәм 6 июльдә узачак.

Искәртергә кирәк, гастрономик фестиваль 2015 елдан уздырыла. Узган елда фестиваль августта “Казан” Гаилә үзәге территориясендә үтте. Өч көн эчендә анда 45 мең кеше булды, 12 тоннадан артык ризык, шул исәптән 2,5 мең кыстыбургер ашалды. Программада кафе һәм рестораннардан мастер-класслар, күңел ачу программасы, “Казанның иң тәмле рестораны” һәм “Казанның иң тәмле кафесы” бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү бар иде.

Алдагы туристик сезонның яңалыгы – Бауман урамында үтәчәк “КышДаКар-фест” Кызу кышкы фестиваль. 2018-2019 елгы кышкы сезонның 5-7 көнендә казанлылар шәһәр үзәгендә милли ашларны әзерләү, яңа ел бүләкләре ясау буенча мастер-классаларда катнаша, якыннарына бүләкләр, кулдан ясалган сувенирлар ала алачаклар. Уздыру урыны очраклы рәвештә генә сайланмады – узган яңа ел каникуллары нәтиҗәләре буенча, Казанның истәлекле урыннары арасында Бауман урамы беренче урында тора.

“Казанда җәйге сезон туристлар өчен кызыклы булган вакыйгаларга бай, ә кышын аларның җитмәве сизелә. “КышДаКар-фест” туристларга гына түгел, казанлылырга да якты хәтирәләр өстәр, дип ышанам”, - диде Д.Санникова.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк