Логотип
Хәбәрләр

Төркиядә демография белән бәйле соңгы нәтиҗәләр ачыкланды

(Истанбул, 6 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия дәүләт статистика корылышы (TÜİK) 2017 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләрен ачыклады. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төркия 2018 елга 80 миллион 8...

(Истанбул, 6 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия дәүләт статистика корылышы (TÜİK) 2017 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләрен ачыклады. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төркия 2018 елга 80 миллион 810 мең 525 кеше белән кергән. Аннан алдагы елга караганда халык саны 995 мең 654 кешегә арткан.

Истанбул илнең иң күп кеше яши торган каласы статусын саклавын дәвам итә. Анда Төркия халкының 18,6 проценты, ягъни 15 миллион 029 мең 231 кеше яши. Илнең башкаласы Анкара - икенче урында. Аның халык саны - 5 миллион 445 мең 26 кеше. Измир 4 миллион 279 мең 677 кеше белән Төркиянең иң күп халык яшәүче шәһәре буларак өченче урынны били. Бурса 2 миллион 936 мең 803 кешесе белән дүртенче урынга күтәрелгән, элек бу статуска Адана ия иде. Ә туристик кала Анталия халык саны буенча илнең бишенче эре шәһәре булып санала, анда 2 миллион 364 мең 396 кеше яши. Иң аз халык санына ия булган кала – Байбурт, аның халкы 80 мең 417 кешедән гыйбарәт, дип хәбәр ителә Төркия дәүләт статистика корылышының (TÜİK) рәсми веб сәхифәсендә.

Рәсми чыганакта белдерелгәнчә, туплам Төркия халкының 50,2 процентын – ирләр, 49,8 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. 814.578 км² мәйданга ия булган Төркиянең халык тыгызлыгы - 105 кеше/км². Илнең иң тыгыз каласы булган Истанбулда 1 км² мәйданга 2 мең 892 кеше туры килә, ә 1 км² мәйданга иң аз кеше төшкән шәһәр Тунҗәли булып исәпләнә. Анда 1 км² мәйданга 11 кеше туры килә. Шунысы кызыклы: иң озын гомерле хатын-кызлар Тунҗәлидә яши, аларның уртача гомер озынлыгы 85, 7 яшь булып исәпләнә. Ә иң озын гомерле ирләр Урта диңгез яры буендагы Муглада гомер итә, аларның уртача гомер озынлыгы 77,7 яшь.

Төркия халкының 2017 елда уртача яше 31,7. Ирләрнең уртача яше 31,1, хатын-кызларның 32,4 булган. Эш белән мәшгуль (15-64 яшь арасы) халык саны 1,2 процентка арткан, ил халкының 67,9 проценты эшли.

Төркия халкының 92,3 проценты - шәһәр һәм бистәләрдә, 7,5 проценты авыл җирлекләрендә яши.

Тулаем алганда, Төркиянең Килис, Ширнак, Ялова, Тәкирдаг, Хаккяри шәһәрләрендә халык санының тиз темп белән үсештә булуы, ә Агры, Ардахан, Артвин, Байбурт, Гирәсун, Гүмүшханә, Йозгат, Орду, Карс, Кастамону, Кютахия кебек кала һәм район үзәкләрендә кимегәнлеге күзәтелә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк