«Татар кызы 2018» җиңүчесе татар элементлары белән костюмнар тәкъдим итте
Мәскәүнең милләтләр йортында «Этно-Эрато» милли костюм югары модасы буенча Евразия конкурсы узды. Анда «Татар кызы 2018» халыкара конкурсының төбәк туры җиңүчесе Адилә Зәбирова милли костюмнар тәкъдим...
Мәскәүнең милләтләр йортында «Этно-Эрато» милли костюм югары модасы буенча Евразия конкурсы узды. Анда «Татар кызы 2018» халыкара конкурсының төбәк туры җиңүчесе Адилә Зәбирова милли костюмнар тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәүнең «Этно-Эрато» проекты 18 ел дәвамында үткәрелә һәм модельер-рәссамнарны, дизайнерларны, студентларны, милли-мәдәни автономияләр әгъзаларын, иҗтимагый берләшмәләр һәм якташлыкларны берләштерә.
«Заманча костюмда этник мотивлар» номинациясендә Әдилә Зәбирова биш костюм тәкъдим итте. Ул үзенең эскизлары буенча ташлар һәм милли орнамент белән бизәлгән киемнәр теккән.
Ярышлар сигез номинация буенча узды. Катнашучылар иң яхшы славян костюмы, Кавказ халыкларының иң яхшы костюмы, иң яхшы көнчыгыш костюмы, заманча костюмда этник мотивлар, фин-угор халыкларының иң яхшы костюмы, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының иң яхшы костюмы, ретро милли костюмы һәм этник сәхнә костюмнары тәкъдим иттеләр.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк