Татар театрларының сезон нәтиҗәләре ясалды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
28 июнь көнне Татар театрларының быелгы сезон нәтиҗәләренә багышланган матбугат пресс-конференциясе үткәрелде. Конференциядә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе...
28 июнь көнне Татар театрларының быелгы сезон нәтиҗәләренә багышланган матбугат пресс-конференциясе үткәрелде.
Конференциядә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игламов, Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, Әлмәт татар дәүләт драма театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева, К. Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге мәсьәлә турында нәтиҗә ясап, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Нияз Илгамов чыгышын театрдагы яңа йөзләр хакында сүзен башлап җибәрде. Шуларның берсе - Айдар Җаббаров – яңа, җитди, фикерли белә торган режиссер. Шулай ук, бу сезон төрле фестивальләрдә катнашу, Нәүрүз халыкара театраль белем бирүче форум үткәрү һәм гастрольләре белән истә калган. “Без бар куйган максатыбызга ирештек,” – дип белдерде ул.
Казан дәүләт яшь тамашачы театры өчен бу сезон бик уңышлы булган. Театр яңа бинага күчеп, стационар режимында эшли башлый. 278 спектакль куелган, шуларның 41 хәйриягә багышланган. Театрның яңа, балкып килүче режиссеры - Илдар Гатауллин турында әйтеп китмичә булмас. Илдар “Саранлыктан дәва” спектален чыгарган һәм әлеге көндә яңа проект өстендә эшли. “Безнең өчен сезон әле ябылмый. Җәй буе сәләмәтләндерү лагерьларында балалар өчен спектакль куячакбыз,” – дип кыскача үткән сезонга нәтиҗәне Мансур Ярмиев ясады.
Әлмәт татар драма театры бу сезонны тамашачыга багышлаган. “Тамашачы булмаса – театр булмаячак” – дип Фәридә Исмәгыйлева фикерләде. Шуңа күрә театр беренче чиратта тамашачыны җәлеп итүгә омтылган. Соңгы еллар белән чагыштырганда, быел театрга тамашачының өч тапкыр күбрәк килгәне ачыкланды һәм театр куелган максатына ирешкән дигән нәтиҗә ясалды. Электрон билетның популярлаштыру тенденциясе күзәтелә, димәк, яшь тамашачының саны арта.
Быел К. Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилеена багышлап сезонны башлап җибәргән. Шул сәбәпле театр Германия һәм Пенза өлкәсенә гастрольләр белән барып кайткан. Театр хәйрия спектакльләре оештырган һәм өченче ел рәттән “Ел хәйриячесе” номинациясендә җиңгән. Барлыгы быел театр 372 спектакль куйган. “Елда 366 көн генә бар. Безнең спекатль саны стационар режимда куелып, гастрольләрдә йөреп бераз артып китте,” - Фәнис Мөсәгыйтов.
Киләсе сезонда театрларны яңа көч һәм премьералар белән көтеп калабыз. Аларга уңышлар, казанышлар һәм куелган максатларына ирешүне теләп калабыз!
Автор: Гөлназ Вәлиева
Фотограф: Рәмис Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк