Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында 3-6 нчы февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән...
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында 3-6 нчы февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы бала катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиадада үз төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр.
Моннан тыш, олимпиадада катнашучылар язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашачак, шулай ук Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау да планлаштырылган.
Олимпиаданың ябылу тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк