Татар теле укытучыларын «Сәлам» китаплары белән эшләргә өйрәтәчәкләр
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укы...
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Мәгариф"журналы хәбәр итә.
Тематик вебинар 27 февральгә билгеләнгән.
"Татарстанның Мәгарифне үстерү институты мөгәллимнәр өчен мондый чараларны еш оештыра. 26 гыйнварда биредә татар мәктәпләренең җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча коммуникация ысулларын куллану» дигән темага вебинар булып узды. Анда Россиянең 12 төбәгендә эшләүче укытучылар катнашты. Хезмәттәшләр В. Мещерекова методикасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләште, тәҗрибә уртаклаштылылар", диелә әлеге хәбәрдә.
«Сәлам» укыту-методик комплексын куллану буеча вебирнарда катнашу өчен институт сайтында урнаштырылган гаризаны тутырырга кирәк. Онлайн-трансляция каралган.
татар-информ
Фото: iro.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк