Татар теленең төрле сүзлекләренең электрон фонды барлыкка килде

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды. “Татар теле: зур электрон тупланма" “TATZET” платформасының бер проекты буларак, бүген ул Татарстан Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде.

Фонд турында академиянең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин сөйләде. “Электрон сүзлекләр алгы планга чыга. Проектның мөһим үзенчәлеге – бер чыганак белән генә чикләнеп калмыйча, төрле чыганакларны туплау, татар теле сүзлекләренең күп функцияле электрон тупланмасын булдыру. Бу кулланучыга татар теле турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Фондта тәрҗемәи, аңлатмалы, ике һәм күп телле сүзлекләр урын ала”, - диде ул. Камил Галиуллин сүзләреннән аңлашылганча, электрон фондта сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак.

Сүзлекләрнең электрон фондына http://suzlek.antat.ru/ сылтамасы аша керергә була.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кайбер проектларның элегрәк эшләнгән булуын, ләкин төрлесе төрле урынга чәчелеп урнаштырылганын билгеләп узды. “Безнең максат – проектларны бер урынга туплау. Моннан тыш, бу платформада яңа эшләнгән проектлар бар. Безгә һаман саен “татар телендә сүзлекләрне таба алмыйбыз” дип мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә лексикографик фондта татар телендәге бөтен сүзлекләр урнаштырылган һәм җиңел эзләп табу мөмкинлеге тудырылган. Мәсәлән, китап сүзен язабыз, уннан артык сүзлектә китап турында нәрсә бар, барысы да килеп чыга. Бу журналистларга да эш өчен җайлы. Әйтик, галим –магә, -кушымчасы белән мәкалә яза, “мага, мәгә” дип кертә дә, шул кушымча белән бөтен мәгълүмат тезелеп чыга. 100 китап актарасы булмый. Ягъни, фәнни эшләребез тиз барачак. Сүзлек төзүчеләргә җайлы булачак, юкса сүзлек төзегәндә, әдәби әсәрләрдән җөмлә эзләп аптырыйлар бит. Ә монда ул җөмләләрне бик тиз эзләп табып булачак”, - дип аңлатты Олег Хисамов.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
653
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
279
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
674
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
683
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
660
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1154
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы