Татар яшьләре форумы җәмәгатьчелекне Павел Шмаковның штрафларын түләшергә өнди
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе директорының штрафларын түләшүдә ярдәм сорап, социаль челтәрдә...
(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе директорының штрафларын түләшүдә ярдәм сорап, социаль челтәрдә татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты.
Искәртеп үтик, Вахитов районы суды карары нигезендә мәктәптә татар телен рус теле белән тигез күләмдә укыткан өчен "СОлНЦе" директоры Павел Шмаковка штраф салынды. "СОлНЦе" директоры - Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны яклап судка мөрәҗәгать иткән бердәнбер мәктәп җитәкчесе. Уку йортында тикшерү үткәрелгәч, прокуратура бүтән кимчелекләр дә тапты. Мәсәлән, директор әти-әниләрнең шәхси мәгълүматларын прокуратурага җиткермәүдә, документларны тәртиптә тотмауда гаепләнде. Павел Шмаковка салынган штрафның гомуми күләме 27 мең сумга җитте.
Айрат Фәйзрахмано фейсбукта: "Дуслар! Милләттәшләр! Павел Шмаковның татар теле өчен штрафлары - бу безнең халыкның бурычы дип саныйм! Әйдәгез милләтебездән рәхмәт әйтеп - һәрберебез күп булмаса да, түләп алыйк. Акция рәвешендә булсын. Күрсеннәр , ишетсеннәр, тыгылсыннар", - дип яза (стиль сакланды).
Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу инициативасын татар халкы хуплаячак дип саный. "Бу мәгълүматны таратсалар, ул халкыбызга барып ирешсә, ярдәм итүчеләр булыр дип саныйм. Мин үземнең өлешемне керттем. Әгәр һәркем үз көченнән килгәнчә ярдәм итсә, без бу сумманы гына түгел, күбрәк тә җыя алачакбыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Айрат әйтүенчә, бу исәп-хисап счета - мәктәпкә ярдәм фондыныкы. Шуңа күрә, штраф күләменнән артып киткән сумма җыелса да, бу яхшы гына булачак. Акча мәктәпкә ярдәм булачак, ди Айрат. "Татар телен яклаган мәктәп өчен без ярдәм итәргә бурычлы", - дип саный ул.
Павел Шмаков Бөтендөнья татар форумының бу инициативасына рәхмәтен белдергән. "Минем хезмәт хакының бер өлеше штрафлар түләргә китеп бара. Минем өчен иң мөһиме төрле кешеләрнең ярдәм итүе. Эш бит акчада гына да түгел. Ә безнең бердәм булуыбызда. Безне талаштырырга теләүчеләргә каршы бергә булуыбызда. Кызганыч, хәзер кешеләрне милли мәсьәләләр буенча талаштыру бик җиңел", - диде Павел Шмаков.
Айрат Фәйзрахманов мәктәп директорына ярдәм итәргә теләүчеләрне сылтамадагы исәп-хисап счетына акча күчерүне сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк