Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә киле...
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны видеога һәм фотога төшереп элеп куйган.
17-19 март көннәрендә Филармония әдәби-музыкаль лекторие Чехиядә гастрольләрдә. Артистлар ике ил арасындагы мәдәни багланышлар кысаларында чыгыш ясый. Кичә алар Прагада концерт куйды. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Роман Чуйнов, Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова һәм Дарья Леванова татар, рус һәм чит ил романсларын, халык җырларын башкарды. 19 мартта концерт Брнода кабатланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк