Логотип
Хәбәрләр

Татарстан мәгариф министры, Дәүләт Советы депутатлары БДИ тапшырачак

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Ата-аналар тарафыннан БДИны бердәм тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк....

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Ата-аналар тарафыннан БДИны бердәм тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Бердәм дәүләт имтиханы бирәчәк. Рафис Борһановтан тыш, бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары, спортчылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырып караячак.

Республикада әлеге чара 22 февральгә билгеләнгән.

Гомумән алганда, Татарстанда әлеге акциядә 788 кеше катнашырга теләк белдергән. Катнашучыларның күбесе Питрәч районында (42 кеше). Казанда имтиханны 30 дан артык кеше тапшырачак.

Чара Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме белән үткәрелә. Аның максаты – чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерләнү белән бәйле киеренкелекне бетерүдә ярдәм итү.

Быел акция 19 февральдә башлана һәм анда  Россиянең илледән артык төбәге катнашачак. Имтиханны беренчеләрдән булып Кырым мәктәпләрендә укучыларның ата-аналары, шул исәптән төбәк башлыгы Сергей Аксенов тапшырачак. Мәскәүдә имтихан 20 февральдә уза, анда мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та катнаша. 

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк