Татарстан мәктәпләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Татарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга ка...
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Татарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү буенча чаралар планы эшләнгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә әйттеләр.
Агымдагы ел башында министрлык тарафыннан “Балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү турындагы” боерык гамәлгә куелды.
“Бу документка нигезләнеп, республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләре уку учреждениеләренә пропуск режимын кертүне шәхси контрольгә алдылар. Шулай ук куркынычсызлык системасы күзәтелә. Моннан тыш, мәктәпләрдә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары һәм укытучылар коллективлары киңәшмәләре үткәрелде. Укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык дәресләре оештырылды. Психологлар балаларга экстремаль вазгыятьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеген, җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар”, - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк