Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Тавыш биргәннән соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга үз бурычымны үтәдем, дип хәбәр итте. "Сайлауга күтәренке кәеф белән килдем. Тавыш бирү аша, киләчәкне билгелибез. Сайлауга бару һәркемнең изге бурычы. Үз тавышын һәрбер гражданин бирергә тиеш. Мин дә бу бурычымны үтәдем. Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын", - диде мөфти.

Сайлау бюллетеньнәрен үтә күренмәле урнага төшергәч, мөфти хәзрәтләренә “Мин тавыш бирдем” дип язылган махсус беләзек бирделәр.

Искәртеп үтәбез: бүген мондый беләзекне сайлауларда катнашкан һәр кешегә бирәләр һәм ул көн дәвамында җәмәгать транспортында бушка йөрергә рөхсәт итә. Моннан тыш, әлеге беләзекләре булган кешеләр "Казан-Арена" территориясендә популяр җырчылар Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
495
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
17 март 2023 - 09:26
486
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
509
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
490
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
986
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы