Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Милли музее Казанда мәктәп музейларының эшчәнлеге буенча семинар уздыра

7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее мәктәп музейлары җитәкчеләре өчен «Мәктәп музейларының рухи тәрбиясе: туган якка һәм туган телгә мәхәббәт, тарих һәм мәдиниятне саклау эше» дигән беренче түгәрәк өстәл узачак.. Чарада шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, Бөтендөнья татар конгрессыннан да катнашучы килер дип көтелә. Семинар татар телендә узачак.

Түгәрәк өстәл барышында музейларның рухи һәм патриотик тәрбиясе,  туган телнең киң кулланышы, аның ролен көчәйтүдә мәктәп музейларының активлашуы, һөнәри юнәлеш бирүдә булган ярдәмен үстерү, яшь экскурсоводлар әзерләү, киләчәктә телевидениегә яңа проект тәкъдим итү, фәнни конференция үткәрү һәм башка файдалы чаралар, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булачак. Киләчәккә перспектив план һәм нәтиҗәле эш юнәлеше, мәктәп музейларының ассоциациясен булдыру бурычлары куела.

 

Татарстан Республикасының Милли музее мәктәп музейларының эшен координацияләүне һәм файдалы хезмәттәшлек алып баруны үз бурычы итеп куя. Мәктәп музейларына методик ярдәм күрсәтү, бердәм чаралар үткәрү, туган телне үстерү, туган як тарихын өйрәнү, гореф-гадәтләрне саклау, шулай ук һөнәри белем бирү эшен үз эченә алган хезмәттәшлек туган телебезне саклауда тагын да файдалы бер эш ысулы булачак. Актив хезмәттәшлек туган илгә мәхәббәт хисен тәрбияләүдә, төбәк тарихын өйрәнүдә, кулланышта татар теленең ролен тагын да көчәйтүгә ярдәм итәчәк һәм музейларга тагын да якынырак булу мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021