Татарстан Россиядә укырга яратучы төбәк исемен саклап калган
(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ике ел рәттән Татарстан илдә "Иң күп укучы төбәк" бөтенроссия конкурсы лауреаты булып таныла. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында...
(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ике ел рәттән Татарстан илдә "Иң күп укучы төбәк" бөтенроссия конкурсы лауреаты булып таныла. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында "Татмедиа" Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте.
"Татарстан почтасы" мәгълүматлары буенча, үзәк һәм республика, шәһәр, район басмаларына гомуми язылу тиражы 2018 елның беренче яртыеллыгында 1 миллион 169 мең данә тәшкил иткән. Үзәк һәм республика тиражларына язылучылар 1 миллион 1 мең 212 данә булса, район һәм шәһәр басмаларына ул 167 мең 807 язылуны тәшкил итә.
Айрат Зарипов әйтүенчә, Татарстанда полиграфия эшчәнлеге белән 114 предприятие шөгыльләнә. Соңгы 5 елда китап продукциясен чыгару 30 процентка, ә журналга язылу 44 процентка арткан.
“Идел-Пресс” полиграфия предприятиесе былтыр 129 миллион басма продукция чыгарган. Шуның 79 проценты китапларга туры килә. Республика нәшриятлары продукциясенең гомуми күләме 582 мең китаптан артык, бу 2016 ел белән чгыштырганда, 4 процентка күбрәк. “Татар әдәбияты порталы” актив үсеш ала. Соңгы ике елда аның аша интернетта 66 мең китап сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк