Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булачак.
Казанда да һава шартлары үзгәрәчәк. Шулай ук буран һәм 17 м/с тизлектә җил булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 16:40
-
16 март 2023 - 13:36
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте