Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көньяк-көнчыгыштан көчәючән талгын җил көтелә. Урын...
Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан көчәючән талгын җил көтелә. Урыны белән юлларда бозлавык хасил булачак.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -18 градуска кадәр, ә аязган вакытта -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.
Источник: tatar-inform
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк