Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процент...
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости.
2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук сәгатькә 35,45 процент иде.
Быел РФ Президенты сайлауларында шулай ук Мордовия (37,9 процент), Брянск өлкәсе (33,51 процент) халкы да актив катнаша.
Россия буенча гомумән алганда, РФ Үзәк сайлау комиссиясе 14.00 сәгатькә игълан иткән мәгълүматларга караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң иде. Соңрак Үзәк сайлау комиссиясенең Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 17.11 сәгатькә ил буенча тавыш бирүчеләр 51,9 процентка җиткән. Хәзер анда әлеге мәгълүмат өч минут саен яңарып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк