Татарстанда икмәк кыйммәтләнергә мөмкин
Татарстанда җәйге авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, ел коры килде, шуңа күрә быел узган елдагы ке...
Татарстанда җәйге авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, ел коры килде, шуңа күрә быел узган елдагы кебек 5 миллион түгел, ә 3,7 миллион тонна ашлык җыеп алынган.
Ашлыкка сатып алу бәяләре артуны исәпкә алып, икмәк бәяләре ничек булыр икән дигән сорау туа, гәрчә без ел саен аны җан башына азрак – тәүлегенә 260 граммга якын куллансак та. Әмма икмәк – ул сәясәт. Шуңа күрә аңа бәяләрнең үзгәрешен күзәтергә туры килер, – дип билгеләп үтте Әхмәтов.
Автор: Олеся Дмитриева
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк