Татарстанда көчле буран һәм кар яву көтелә

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран һәм кар яву көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 22.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә, 28 мартта, 18.00 сәгатькә кадәр күз күреме 500 метрга кадәр начарлана, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы мөмкин, шулай ук көчле кар яву көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга һәм ерак араларга чыгудан туктап торырга, ә җәяүлеләргә яктырткычлы жилетлар кияргә һәм автомобильләр хәрәкәтенә каршы юлдан гына барырга киңәш итә. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1155
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
790
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1239
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1012
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
786
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1168
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
834
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы