Татарстанда «Пушкинская карта» проекты гамәлгә ашырыла башлады
Агымдагы елның июнь аенда Россия президенты Владимир Владимирович Путин «Пушкинская карта» проектын игълан иткән иде. 1 сентябрьдән әлеге проект Татарстанда да ашырыла башлады.
Агымдагы елның июнь аенда Россия президенты Владимир Владимирович Путин «Пушкинская карта» проектын игълан иткән иде. 1 сентябрьдән әлеге проект Татарстанда да гамәлгә ашырыла башлады. Бу хакта «Пушкинская карта» программасына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
«Пушкинская карта» кысаларында 14-22 яшь аралыгында булган яшьләр мәдәни чараларга бушлай керә алачак. Моның өчен махсус банк картасы бирелер дип планлаштырылган. Картага алдан ук өч мең салынган, киләсе елда аның номиналы биш мең булачак дип көтелә.
Проект кысаларында мәдәни чаралар исемлеге «Культура.рф» порталында урнаштырылачак. Бүгенге көндә биредә 80 оешма катнаша, аларның 25 – шәхси мәдәният оешмалары. «Пандемия чорында шәхси мәдәният оешмалары аеруча зыян күрде. «Пушкинская карта» – аларга ярдәм итә алучы корал», – дип фикерли ТР мәдәният министры.
Пресс-конференциядә Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге чара эстрада артистлары өчен дә файдалы булыр иде. «Минем концертлар татар мәдәниятенә пропаганда ясый һәм тәрбияви характер алып бара. Миңа калса, артист халыкны тәрбияләргә һәм үзе артыннан алып барырга тиеш», – дип фикерли җырчы. Алга таба әлеге проектка эстрада концертлары да кертелер дигән өметтә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк