Татарстанда төшке вакытка сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Тавыш бирү тыныч хәлдә, эш режимында бара. Сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Сәгать 12гә сайлауга килүчеләр күрсәткече 38,47 процент. Бу күрсәткеч 2012 елда Россия Президентын сайлаулардан (35,45 процент иде) һәм 2016 елда Дәүләт Думасына сайлаулардан да югарырак”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Татарстанның Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
714
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
277
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
545
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
947
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
928
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
913
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы