Татарстанның телләр өйрәтүдәге иң яхшы 30 балалар бакчасы

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап алынган. Аларның һәркайсына 500әр мең сум күләмендә грант биреләчәк.
Грант откан балалар бакчалары исемлеге белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.
- Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте