Театр фасадларына афиша элү мәсьәләсен хәл итүгә министр Ирада Әюпова кушыла
Дәүләт мәдәни оешмалары фасадларында афиша һәм баннерларны урнаштыру мәсьәләсен Казан башкарма комитетында карауны көзгә күчерделәр. Шәһәрнең күп кенә театр һәм концерт заллары алдында кискен торган...
Дәүләт мәдәни оешмалары фасадларында афиша һәм баннерларны урнаштыру мәсьәләсен Казан башкарма комитетында карауны көзгә күчерделәр. Шәһәрнең күп кенә театр һәм концерт заллары алдында кискен торган сорауны хәл итүгә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да кушылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында В. Качалов исемендәге Зур рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский әйтте.
- Казан Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсенең мәдәни мирас объектларында урнашкан мәдәни оешмаларага карата шикаяте турында билгеле булды. Аларга фасадны каплап торучы баннерларны, афишаларны, элмә такталарны алырга кушылган иде.
Мондый карар белән күп кенә оешма җитәкчеләре риза булмады – инде берничә ай дәвамында сөйләшүләр алып барыла, элмә такталар алына һәм кабаттан барлыкка килә. Александр Славутский фикеренчә, әлеге проблема Татарстан һәм Россия законнарының каршылыклы булуы аркасында килеп чыккан.
"Дәүләт мәдәни оешмаларының һәм коммерцияле оешмаларның реклама урнаштыру хокукларын тигезләргә ярамый", - диде Александр Славутский
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк