Тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә - Марсель Галиев
"Башта тел бетә, аннары - моң, соңыннан - хәтер. Без бүген беренче стадияне үтеп барабыз", - ди әдип. Язучы Марсель Галиев тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә, дип саный. Бу хакта...
"Башта тел бетә, аннары - моң, соңыннан - хәтер. Без бүген беренче стадияне үтеп барабыз", - ди әдип.
Язучы Марсель Галиев тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә әйтте.
“Тел беренче буында бетә. Икенче буынга моң да, хәтер дә күчә әле. Тора-бара икенче буында хәтер бетә, өченче буында моң да юкка чыга. Без беренче стадияне үтеп барабыз инде. Мәскәү татарларын күргәнем бар минем - татарча шундый рәхәтләнеп җырлыйлар, сүзләрне бутап. Кушылып сөйләшә белмиләр. Тел, моң беткәч, халык теләсә нинди милләткә әверелә”, - ди язучы.
Язучы фикеренчә, бу процессны булдырмау яки туктату һәркемнең үзеннән тора.
“Бу процессны туктатып буламы-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Һәр кешенең үзеннән тора. Берәүне дә көчләп чукындырмыйлар, көчләп чит телгә дә кертеп җибәрмиләр. Кешенең үзеннән, гаиләдән, ата-анадан тора. Мәктәп дип, мәктәпкә генә сылтап булмый. Мисал өчен, минем кыз рус мәктәбендә укыды. Ләкин менә дигән итеп татарча белә. Кешедә рух булырга тиеш, халыкның бөеклеген тану рухы. Без бит борынгы скифлардан ук килә торган халык. Скиф, хуннар, болгарлар, кыпчаклар - алар бөтенесе бер халык, төрле чорларда исемнәре генә алышынган. Без шуны тоеп яшәргә тиеш”, - дигән фикердә Марсель Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк