«Әтиегез ял итсен!»
Зәмирә Рәҗәпова яңа туган балалы гаиләләр өчен киңәшләр белән уртаклашты. Журналист хатын-кызга үз өстенә күп нәрсәне ала, дип фикерли.
Зәмирә Рәҗәпова яңа туган балалы гаиләләр өчен киңәшләр белән уртаклашты. Журналист хатын-кызга үз өстенә күп нәрсәне ала, дип фикерли.
«Әтиегез ял итсен!» – еш кына әнә шундый сүзләрне әйтергә яратабыз без хатын-кызлар!
Еш кына яшь әниләр бала тудыру йортыннан кайткач зур хата эшли! Әтисе көне буе эштә, арый, йокласын! Бәби тапканнан соң әле тернәкләнеп бетмәгән әни төне буе бала белән әвәрә килеп чыга. Әтигә тимиләр, әти арый! Ә әни арымый! Ул бит өйдә!!! Ул бары тик бала ашата, йоклата, юындыра, күтәреп йөри, тирбәтә, кер юа, үтүкли, ашарга пешерә, савыт-саба юа, идән юа, бала тынгысыз булса, кулына баланы тотып эшли, урамга алып чыга, кибеткә кереп азык-төлек төяп кайта… Пүчтәк! Ә кичен ир кайткач, балага карап ути-пути килә дә, ашап йокларга ята. Баланы юындырып, йоклатып, бөтен табак-савытны юып, кер машинасын бушатып, эшләрне тәмамлап караватка барып ятуга, бала уяна. Кайбер үтә дә кайгыртучан хатыннар, ирләрен аерым бүлмәгә сала, әтисенең йокысы туйсын! Нәтиҗәдә гаилә ике лагерьга бүленә. Әни белән бала һәм әти! Алай ярамый!
Бала уртак! Яшь бала тугач, бераз йокламыйсың инде аны! Төнлә чиратлашып торырга кирәк! Әнигә әтигә караганда да ял мөһим! Бала тудыру процессын үткән һәр хатын-кыз тернәкләнүгә мохтаҗ! Ул җитмәсә бала имезә! Ул да җан иясе бит! Бала белән әтисен кайчаннан бергә калдырырга? Бала тугач та… Ул да шундый ук тудыручы! Бер-ике сәгатькә әнине чәчтарашка, дус кызлары белән шопингка җибәрү нормаль хәл! Бераз һава алыштырып кайту аңа файдага булачак. Яныгызда чәчен тарарга да вакыты булмаган, пижамада арыган хатын түгел, ә күзләре янып торучы хатын булачак! Димәк, мөнәсәбәтләр дә башка! Аннары әти белән бала арасында да җылы мөнәсәбәтләр формалаша. Күбрәк бала белән булган саен, аталык хисләре тирәнрәк урнаша бара.
Икенче зур хата - ирләр декреттан соң эшкә чыкмаска тәкъдим итә! Ризалашмагыз! Өй тавыгына әйләнмәгез. Статистика буенча, акчасыз, профессиясез, үз-үзен карамаган хатыннарны 10-15 елдан ирләр калдырып китә! Һәркем түгел, әмма андый очраклар еш күзәтелә. Шуңа да «әтиегез ял итсен» чама белән булырга тиеш. Гаиләдә «әниегез ял итсен» дигән сүзләр дә еш яңгырасын иде!
Әйбәт хатын булам дип үзегезгә, балагызга, ирегезгә зыян салмагыз! Гаилә бөтен мәшәкатьләрне дә бергә күтәрергә тиеш!» – дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк