Тинчурин театры артистлары җәйге ялдан чыктылар
Тинчурин театрында «Полиционер» спектакле премьерасына әзерлек дәвам итә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Бүгенге көндә Илгиз Зәйниевнең «Полиционер» әсәре буенча сәхнәләштереләчәк спектакльгә әзерлек бара.
Сатирик комедия жанрындагы спектакль 87 нче театраль сезонның беренче премьерасы булыр дип көтелә. Биредә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова; Татарстанның атказанган артистлары – Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева һәм театрның яшь артисты – Эдуард Никитин катнашачак. Режиссёры – Туфан Имаметдинов.
Премьераны көтеп калабыз!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк