Тинчурин театры кавыштыра башлады!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителә.
18 гыйнварда Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200нче тапкыр уйналачак. Шул уңайдан тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде. «Кавышабызмы?» проектының төп максаты — парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.
Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проект берничә этаптан торачак. Беренчесендә — катнашырга теләүчеләргә үзләре турында анкета тутырырга кирәк. Анкетаны Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә табып була. Шулай ук театрның холлында да махсус тартма куелган. Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителә.
Икенче этапта әлеге анкеталардан өч пар сайланып алыначак һәм шушы парларны 18 гыйнвар «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә очраштырачаклар.
Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февраль — Гашыйклар көненә кадәр «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Шоуның алып баручылары — Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова. Шоу театрның YouTube каналында урнаштыралачак.
Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк — ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта татар информ хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк